Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләүче 65 яшьтән өлкән гражданнар 19 апрельгә кадәр “больничный”га китү хокукын алачак

Карантин сәбәпле, вакытлыча эшкә сәләтсез булу буенча пособие билгеләү өчен гражданнар нинди дә булса документ тутырырга тиеш түгел. “Больничный” өчен түләү турыдан-туры Социаль иминият фонды средстволарыннан киләчәк.

Үзизоляция режимын сайлаган 65 яшьтән өлкән гражданнар 6 апрельдән 19 апрельгә кадәр “больничный” алырга хокуклы. Карантин сәбәпле, вакытлыча эшкә сәләтсез булу буенча пособие билгеләү өчен гражданнар нинди дә булса документ тутырырга тиеш түгел. “Больничный” өчен түләү турыдан-туры Социаль иминият фонды средстволарыннан киләчәк.

“Пандемия шартларында без өлкән яшьтәге кешеләргә үзизоляция режимында калу мөмкинлеген тәэмин итәргә бурычлы. Элек Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 65 яшьтән өлкән хезмәткәрләрне өйдән торып эшләүгә күчерергә тәкъдим иткән иде. Хезмәт эшчәнлекләре ерактан торып эшләүне күздә тотмаган өлкән яшьтәге кешеләрнең хокукларын тәэмин итү максатында үзизоляция режимын сайлаган эшләүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен “больничный” алу мөмкинлеге гамәлгә керде”, – ди хезмәт һәм социаль яфклау министры Антон Котяков.

Эш бирүче риск төркеменә керүче гражданнарны ерактан торып эшләүгә күчерергә тиеш. Бу очракта хезмәт хакы тулысынча саклана. Яисә вакытлыча эшкә сәләтне югалту буенча пособиене рәсмиләштерү өчен мәгълүматларны Социаль иминият фондына тапшырырга тиеш. Пособие гомуми кагыйдәләр буенча исәпләнәчәк. Стаж 8 елдан арткан очракта эшләмәгән көннәр өчен 100 процент күләмендә түләнә. Уртача айлык хезмәт хакы база булып тора, әмма ул иң максималь күләмнән артмый (уртача максималь күләм – айга 69961,65 сум).

Пособие күрсәтелгән бөтен чор өчен электрон “больничный” рәсмиләштерелгән көннән 7 календарь көн дәвамында Социаль иминият фонды тарафыннан бер тапкыр башкарылачак.

Элек Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Социаль иминият фонды белән берлектә чит илдән кайткан һәм алар белән яшәүче гражданнарга вакытлыча эшкә сәләтне югалту буенча пособиене дистанцион билгеләү механизмын гамәлгә ашырды.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев