Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшкә сәләтсез гражданнарны караучыларга ай саен компенсация түләүләре билгеләнгән

Бу хакта ТР буенча РПФ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мондый түләү күләме 1200 сум тәшкил итә, ул хезмәткә сәләтсез гражданга билгеләнгән пенсия белән бергә түләнә», – дип билгеләп үтәләр Пенсия фондында.
Компенсация түләүләре билгеләнә торган эшкә сәләтсез гражданнарга инвалид балалар, I төркем инвалидлар һәм 80 яшькә җиткән өлкән гражданнар керә.
Шул ук вакытта гражданинның гаилә әгъзасы булу-булмавы һәм аның кеше белән бергә яшәве мөһим түгел.
Компенсация түләүләрен билгеләү өчен гаризаны гражданинның шәхси кабинеты яки дәүләт хезмәтләре Порталы аша бирергә, шулай ук РПФның территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Карау чоры һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты күләмендә иминият стажына карый.
Эшкә урнашканда 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерны яки I төркем инвалидны карау буенча түләү алу хокукы югала. Артык акча түләмәс өчен, караучы Пенсия фондына аның биш көн дәвамында эшкә урнашуын хәбәр итәргә тиеш.
Хәер, эшкә сәләтсез гражданнарны караучы үзмәшгульләр компенсация түләүләренә хокукларын югалтмый, дип өстәделәр Пенсия фондында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев