Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшкә бирсәң чын күңел

“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында хезмәт куючы механизатор Айдар Галиев ел саен яхшы күрсәткечләргә ирешә.

“Зәйдә урта мәктәпне тәмамлагач, әниемнең туган авылы Иске Карамалыга күчеп кайттык. Мөслим аграр көллиятендә авто­механик һөнәрен үзләштердем һәм коммуналь хуҗалыкта слесарь бу­лып эшли башладым”, – ди Айдар.

Эшен яратып, җанын биреп баш­карса да, җир-ананың тургайлар җыры яңгыраган, мул уңыш бирүче басулары күңелен алгысыта. 2016 елда Айдар “Агромастер” җитештерү компаниясенә юл тота. Егетне эшкә көнендә үк кабул итәләр. “Агромастер” компаниясендә – слесарь, “Исла­мов” крестьян-фермер хуҗалыгында механизатор булып эшли Айдар. Язгы һәм көзге чәчү кебек мөһим кампанияләрне сагынып көтеп ала ул.

– Айдар быел Мөслим, Вәрәшбаш, Сөренчәк, Олы Чакмак басуларын­да – барлыгы 1500 гектарда эш баш­карды. Җиденче сезонын эшләүче егет тырыш булуы, алдына куйган максатларга ирешә белүе белән ае­рылып тора. Айдар – басу-кырлар­га чын мәгънәсендә гашыйк кеше. Яратып, һөнәрен бар күңелен биреп эшләгәнгә хезмәте дә көйле бара. Бу сезонда ул үзебезнең компаниядә җыелган “Т-360Ш” тракторында эшләде. Айдар – компаниядә слесарь буларак та бик кирәкле кеше. Универ­сал! Бункерлар һәм чәчкечләрне җыя, слесарь-җыючы эшен аннан да оста­рак башкаручы юк, – ди “Агромастер” җитештерү компаниясе җитәкчесе урынбасары Фәрхәт Шәмсиев.

“Тайлер Диск-9000”чәчкече тагыл­ган тракторда Айдар көненә 90 гектар­да эш башкарган.

– Катнаш агрегат белән эшләү чәчүне кирәкле технологияләр нигезендә башкару мөмкинлеген бирә. Культивацияләү, чәчү һәм като­клау эшләрен башкаручы җайланма үзебезнең заводта җыела, – ди Айдар Галиев.

Айдарның җир эшенә мәхәббәте нәселдән килә. Бабасы Рәшит Шәфыйков та заманында мактаулы механизатор булган.

– Бабам мине гел үзе белән йөртте. Беренче тапкыр тракторга җиде яшемдә утырдым. Бабам шул­вакыт: “Икмәкләр мул булып үссен өчен җирне яратырга кирәк, балам! Тәрбияне җир дә аңлый. Ил-көнгә кирәкле кеше булып үс! Йөземә кызыл­лык китермә!” – дигән иде. Механиза­тор һөнәренең авыр, шул ук вакытта мактаулы да булуын аңлаганмын. Шу­лай булмаса, бабам юлыннан китмәс идем, – ди Айдар, горурланып.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев