Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эше күпнең ашы күп!

2021 елга кергәч кенә дә район газетасында авыл, авылда яшьләр калмау, хәзерге яшьләрнең авылны яратмаулары, бәхетне читтән эзләүләре турында берничә язма чыкты. Әлеге язмамны шул теманың дәвамы буларак кабул итегез. 

Авыл җирендә эш, мәшәкать күп диючеләргә кайчакта ачуым да килеп китә. Мин кайда юк, шунда рәхәт, диләр бит. Әллә шәһәрдә бик җиңелме?! Тик яткан кешегә рәхәттер, ә бит ачык авыз көн дә аш сорый. Эшләмәсәң, каян килсен ашар ризык, кияр кием?! Шәһәрдә яшәүчеләрне дә беләм. Ирләрнең күбесе, иртән сәгать биш тулганчы торып, тукталышка чыгып басып, заводына, фабрикасына китә. Ярый автобус, трамвае вакытында килсә! Соңарам, дип, күпме борчылу, ә соңга калырга ярамый. Хатын-кызы иртән караңгылы-яктылыда балаларын сөйрәп кайсы балалар бакчасына, кайсы мәктәпкә чаба, аннан янып-пешеп – эшенә... Өй – эш, эш – өй! Кайберләре әле икешәр урында эшли. Берсеннән кайта, икенчесенә чыгып китә.
– Елына ике-өч тапкыр концерт-спектакльгә, кинога барабыз микән? Кафе-рестораннарда утыру да бик сирәк эләгә, – ди безнең балалар. 
Гади халыкка кайда да бер кояш, тигез генә яктыртмый! Беркөн юри исәпләп карадым үзем башкарган эшләрне. Иртән торып өч сыер саудым, сауган сөтемнең 15 литрын аерттым, калганын сөт җыючыга тапшырдык. Сепаратны юып алдым. Ул арада чәем дә кайнап чыкты. Шуларның барсына бер сәгать вакыт киткән! Чөнки сыерны аппарат белән савам, электр сепараты 10 минут дигәндә сөтемне аертып бирде. Краннан җылы су килеп тора, китеп тора – сепарат юуга 5-6 минут киткәндер. Газ плитәсендә чәй кайный – казан астына ягасы я самовар куеп мәшәкатьләнәсе юк! Авылда хәзер күп кешенең тормышы шәһәрнекеннән ким түгел, Аллага шөкер! Суы кергән, чыккан, туалеты да өйдә, мунчасына да өй аша гына үтеп керәсе! Керне дә автомат машина (халык телендә – килен) юа. Дөрес, җәй көне тынгысызрак. Сәламәт булсаң, үз җае белән эшләнә бөтен эш тә. Эшләнмәсә, калып тора.
– Нигә бу эшеңне эшләмәдең? – дип сорау алучы юк. 
Хәзер авыл җирендә яшәүче яшьләр эшен дә эшли, ял да итә белә. Машиналарына утырып, район үзәгенә концерт-спектакльләргә дә баралар, кафеларда күңел ачып та кайталар... Гаиләләре белән Казанына барып, аквапаркларда рәхәт чигә, башкаланың истәлекле урыннарына сәяхәт кыла... Моның өчен, әлеге дә баягы, тик тормаска кирәк инде. Халык, юкка гына: “Аягың тәпелдәмәсә, авызың чәпелдәмәс”, – димәгән. Авылларда яшьләр өчен күпләп эш урыннары булдырылса, шәһәргә китәм, дип атлыгып торучылар да кимер иде, бәлки! Анда да тутырып куймаганнар!
Гөлфия Мөхәмәтгәрәева.
Тегермәнлек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев