Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эш һәм мәшгульлек үзәге мөмкинлекләре чикле райондашларыбызны да эшле иткән

Июнь аенда район эш һәм мәшгульлек үзәге аша 38 бала төрле оешма-предприятиеләргә эшкә урнашкан: район яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиесе, мөслим элеваторы, кирпич заводы.

Пенсионерлар һәм инвалидлар өчен "Интернет долголетия" программасы нигезендә компьютер серләренә өйрәнү мөмкинлеге тудырыла. Группага 14 кеше җыелуга карап, укулар Мөслим урта мәктәбе базасында оештырылачак. Укырга теләкләре булганнар мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар. Инвалидларны эшкә урнаштыру буенча да эш алып барыла. Яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиесе, икмәк комбинаты һәм бер шәхси эшмәкәр сәламәтлеге чикләнгәннәрне эшкә алганнар. Оешма һәм эшмәкәр түләгән 6 айлык хезмәт хакын мәшгульлек үзәге кире кайтарачак. Җәзасын үтәп кайткан бер кешене Михайловка авылына эшкә урнаштырганнар һәм эш бирүчегә 12 айлык хезмәт хакы кире кайтарылачак.

Бүгеге көндә үзәктә эшче профессияләре өчен 89 вакант урын бар. Агрофирмалар һәм кирпич заводы гаризалар калдырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев