Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эш бирүче аша

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте хәбәр итүенчә: пенсияне эш бирүче аша да рәсмиләштереп була. Моның өчен гражданин эшләгән оешма Россия Пенсия фонды белән электрон хезмәттәшлек турында килешү төзегән булырга тиеш.

– Булачак пенсионерның язмача рөхсәте белән кадрлар хезмәте пенсия билгеләү өчен кирәкле документларны алдан пенсия фондына җибәрә, – ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева. – Иминиятләүчедә яисә хезмәткәрдә булган документлар (мәсәлән, паспорт, хезмәт кенәгәсе, балаларның туу турында таныклыклары һ.б.) җибәрелә. Мәгълүматлар пенсия фондына электрон рәвештә җибәрелә. Кирәк булган очракта Россия Пенсия фонды белгечләре җитмәгән документларны булачак пенсионерның катнашыннан башка үзләре соратып алачак: архивка, оешмаларга запросны үзләре җибәрәчәк. ПФР белгечләре документлар белән хәзерлек эшләрен төгәлләгәч, пенсиягә хокук барлыкка килүгә булачак пенсионерга эш бирүче аша пенсия билгеләү турында гариза тапшырасы гына кала, ди клиентларны кабул итү хезмәте белгечләре.
Әлеге гариза Россия Пенсия фондына шулай ук электрон каналлар аша китәчәк. Шулай итеп, гражданинга пенсия бүлегенә барып йөрисе булмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев