Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эш агачы һәрвакыт бик юмарт китерер җимеш

Лицей укучылары төрле олимпиадаларда, конкурсларда матур нәтиҗәләре белән гел сөендереп торалар. Укучыларым Резеда Миңнебаева һәм Кулшэн Гулиева агымдагы уку елында зур уңышларга ирештеләр.

Резеда 6 б классында белем ала. Тыйнак, тырыш, бик зирәк кыз, барлык фәннәрдән дә “5”ле билгеләренә генә өлгерә. Лицеебызда кабынган якты йолдыз ул. Сыйныфташлары да аны һәрвакыт ярдәмгә килүе, яхшы укуы өчен хөрмәт итәләр. Резеда – мари милләтеннән. Татар телен яратып өйрәнә, һәр дәрескә ныклап әзерләнә, өстәмә рәвештә дә күп шөгыльләнә. Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль турында җиңеп, татар теленнән республика олимпиадасында беренче урынны яулады. 
Лицеебызның тагын бер йолдызы Кулшэн – кояшлы азәрбайҗан иленнән. Кулшэн азәрбайҗанча “шат чәчәк, гөл” дигәнне аңлата. Ягымлы, ачык, тырыш, һәрчак шат күңелле Кулшэнның йөзендә якты нур балкый. Шулай ук уку алдынгысы. Рус теле, әдәбиятын, химия, биологияне үз итә.Татар телен чын күңеленнән яратып, теләп үзләштерә. Төрек телендә дә яхшы сөйләшә. Мин аны 5 сыйныфтан укытам. Әдәбият яратучы, кызыксынучан бу укучыбыз, төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә, бәйгеләрдә катнашып, уңышлары белән сөендереп кенә тора. Казан федераль университетының Алабуга институты оештырган “Татар теле, әдәбияты, тарихы: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” темасына Рәсәйкүләм фәнни-гамәли конференциядә – II дәрәҗә дипломга, Кояш Тимбикова исемендәге IV регионара фәнни-тикшеренү конференциясендә I дәрәҗә дипломга лаек булды. Рус әдәбиятыннан республика олимпиадасында Кулшэн Гулиева призер булды. Агымдагы уку елында республика олимпиадасында татар теленнән призер булып куандырды. Апрель аенда ул Казан шәһәрендә үткән татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада катнашты һәм уңыш тавының иң югары ноктасына күтәрелеп, җиңүче исемен яулады. Татар теленнән халыкара олимпиадада 500гә якын укучы үз белемнәрен сынады. Быелгы олимпиада Россиянең 26 төбәгеннән – 191, 15 ләп чит илдән – 50гә якын, Татарстаннан 250 катнашучыны бергә очраштырган. Тукай теле АКШ, Австралия, Бөекбритания, Финляндия, Кыргызстан, Эстония, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Азәрбайҗанда яшәүчеләрне Татарстанда җыйды. 
Халыкара олимпиада катнашучылары биремнәр генә эшләп калмады, Г. Камал, К. Тинчурин, “Әкият” курчак театрларында булды, Татарстанның милли музее, Г. Тукай музее белән танышты. 
– Татар телен туган телемдәй яратам. Минем өчен әлеге олимпиадада катнашу кызыклы һәм файдалы булды. Дусларым күбәйде. Беренче көнне татар теле, әдәбияты, Татарстан тарихы буенча белемнәребезне сынадылар. Икенче көнне “Татарстан –дөнья киңлекләрендә” дигән проект эшләрен якладык. Җиңүче булуымны да белгәч, шатлыгымның чиге булмады, – дип сөйли Кулшэн. 
“Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш” дигән сөекле Тукаебыз. Әйе, җиңүләр артында күп эзләнүләр, тырышлык, үҗәтлек ята. Яңа уңышларга ирешү өчен үзеңдә ышану булдыру, тырыш һәм максатчан булу кирәк. Резеда белән Кулшэн, тормышның нинди өлкәсен сайласалар да, актив яшьләр булып калырлар, дип ышанабыз. Лицеебыз йолдызлары белән чын күңелдән горурланабыз. 

Чулпан Ситдыйкова, 
Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты 
укытучысы. 
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев