Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшеңә яратып бару – зур бәхет!

Юлларның төзеклеге юл эшчеләренә бәйле

Бу юнәлештә “Татавтодор” җәмгыяте Минзәлә филиалының “Мөслим” юл ремонтлау-төзелеш участогы егетләре нәтиҗәле хезмәт куя. Арбаны – кышын, чананы җәен әзерлә, дигән мәкальне истә тотып, җәмгыять эшчеләре кышкы чорда юлларны карауга әзерләнә башлаган.

– Хәзерге вакытта кышкы чорда кулланылучы техникаларның әзерлеге тикшерелә, юл буендагы агачлар киселә, юл билгеләре куела. Юлларга сибү өчен 20 процентлы тозлы ком әзерләп куйдык. Әлеге катнашма өч тоннадан артык әзерләнде. Кышкы чорда егетләргә тәүлек дәвамында юлларда кизү торырга туры килә. Бу чорда юлларда егермегә якын техника эшләячәк, – диде участок җитәкчесе Илнур Гәрәев.

Фәнил Имаметдиновны оешмада универсаль егетләрнең берсе дип атыйлар. “Йөк төягәндә, бушатканда, төрле йөкләрне күчереп йөрткәндә, аннан да остарагы юк”, – ди хезмәттәшләре. Фәнил “Вольво” маркалы автогрейдерны иярли. Техникага мәхәббәте кече яшьтән үк бөреләнгән.

– Фәрит абыем мине 4-5 яшьлек чагымда ук тракторга утырта иде. Печән җыйганда, рульдә гел мин булдым. Үскәч тә тракторда, зур техникада йөреячәкмен дип үз-үземә сүз бирдем. Техника яратмаган егет бик сирәктер ул! “Татавтодор” оешмасына мин 2014 елны гади юл эшчесе булып кердем. Кышкылыкта каравылда калдым. Бер ел эшләгәч, Илнур Рәисович: “Фәнил, техникага утырып карамыйсыңмы? Син бик оста егеткә охшап торасың!” – дип үсендереп җибәрде. Мин, тәвәккәлләп, техникага утырдым, – ди Фәнил.

 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 18 октябрь саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев