Эпидемиягә каршы
Мөслим үзәк хастаханәсендә термометрия үткәрүне башладылар
2022 елның 5 сентябреннән һәм аерым боерыкка кадәр, Мөслим үзәк хастаханәсенә кергәндә һәр килгән кешегә термометрия үткәрүне яңадан башлап җибәрәләр.
Яңа коронавирус инфекциясе таралмасын өчен, эпидемиягә каршы түбәндәге чараларны дәвам итәргә кирәк:
- медицина оешмаларында шәхси саклану чаралары кию (битлекләр, респираторлар);
- көн саен термометрия үткәрү һәм медицина оешмасына кергәндә ОРВИ билгеләре булу-булмауга сораштыру;
- «фильтрлар» эше, пациентлар мөрәҗәгать иткәндә термометрия үткәрү һәм кискен сулыш авырулары билгеләре булган авыруларны аерым карау.
Фото - freepic.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев