Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Энгель Әмирович

Килештек. Иртәгәсен машина белән Бишнарат әрәмәсенә юнәлдек. Тиешле урынга барып житкәч, Энгель Әмирович безне ак халатларга киендерде дә инструктаж уздырырга кереште.

(Ахыры. Башы 60,62нче саннарда).
Килештек. Иртәгәсен машина белән Бишнарат әрәмәсенә юнәлдек. Тиешле урынга барып житкәч, Энгель Әмирович безне ак халатларга киендерде дә инструктаж уздырырга кереште.
– Бу – бик тыныч урын, монда куян булырга тиеш, – диде инструктор. – Рәис Хисамович, сез менә монда утырып торырсыз, – дип, аңа Ыкның текә яры буендагы куаклыкта урын күрсәтте. Урын бик уңайлы, үзең күренмичә, өч якны да күзәтеп була. Тик кыймылдамаска тырышыгыз.
– Марсель Гәлиәкбарович, сез менә бу яктан 200 метр чамасы турыга китеп, уң якка борылыгыз да, 50–60 метр баргач, тагын борылыгыз. Аннары кире, без торган якка, таягыгыз белән агачларга бәргәли-бәргәли кайтырсыз. Ә мин капма-каршы якка китеп, сезнең сыман тавыш чыгара-чыгара, Рәис Хисамович утырган куаклыкка таба кайтырмын. 
– Рәис Хисамович, сезнең бурыч – без куып чыгарган куянны ату. Шуңа күрә мылтыкны корып, бармагыгызны курокта тотып, тирә-якны җентекләп тикшереп торыгыз. План аңлашылдымы?
– Аңлашылды, товарищ командир!
Таралдык. Командир кушканнарны үти барып, шакый-шакый, теге куаклыкка таба кайта башладым. Энгель Әмировичның да тавышын ишетәм. Берзаман 50 – 60 метр ераклыктагы бер ак түмгәккә күз төште. Әкрен генә берничә адым алга атладым. Түмгәк, мультфильмдагы сыман, нишләптер дерелди башлады. Минем тын кысылды, йөрәк дөп-дөп тибә башлады: алда, чыннан да, куян утыра иде. 
“Рәис Хисамович күрә микән аны? Күрсә, атыр иде! Нишләргә микән?” – дип уйлыйм. Берничә секунд аптырап торгач, мылтыкны төзәп, курокка бастым. Ату тавышы яңгырады. Шул ук минутта, кайтаваз сыман каршы яктан да шундый ук тавыш ишетелде. Түмгәк калтыраудан туктады.
Бераздан куаклар арасыннан Рәис Хисамович тавыш бирде.
– Нишләп атмадыгыз, Рәис Хисамович? – дип дәште Энгель Әмирович, аптырап.
– Егетләр, килегез әле монда! – дип, акланасы урынга, ул үзе утырган яр кырына чакырды. 
Килдек. Ауга чыкканын онытып, безнең аучы мылтыгын җилкәсенә сөяп утыра бирде.
– Карагыз әле, ничек матур булып ага монда безнең Ык! Исләрең китәр! Кругом боз, ә монда агым шундый көчле! Чишмә кебек чылтырый. Сөйләшәмени! 
– Ә ник атмадыгыз соң сез, Рәис Хисамович? – дип биргән соравына җавап алырга тырышты Энгель Әмирович.
– Сез биргән инструкцияне тулысынча үтәдем, товарищ командир. “Кыймылдамаска тырышыгыз”, – дип куштыгызмы?
– Кушуын куштым.
– Кушкач, мин ни эшләргә тиеш? Менә кыймылдамыйча Ык белән сөйләшеп утырдым.
Үз чиратымда мин: 
– Ул куянның бер урында дерелдәп утыруы аңлашылмый. Икебез ике яктан шар-шор киләбез, ә ул, бичара, бер урында калтырап утыра. Табигый түгел. Куян чабарга тиеш бит инде! Шуңа куян ул. Алай-болай кичен берәрсе бәйләп калдырмаган микән аны? Сез ничек уйлыйсыз, Энгель Әмирович? – дип сорадым. 
– Юк–юк! Коты алынгандыр – куркак бит ул куян халкы.
– Бәлки, хактыр, – дип куйды Рәис Хисамович.
Марсель Вәлитов.
Мәскәү.

Фото - Pixabay.com 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев