Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Еллар имин булсын!

Быел бу теләк оеруча актуаль яңгырый.

 

Яңа елга аяк басарга әзерләнгән көннәрдә һәркем узып баручы елда башкарылган эшләрне анализлый һәм киләчәккә планнар корадыр. Район башлыгы Рамил Муллин белән узып баручы елның мөһим вакыйга­лары турында сөйләштек.

– Рамил Хәмзович, 2020 елда баш­карылган эшләрне барлыйк әле. Ел вакыйгасы булып хәтердә калырлык нинди эшләр башкарылды?

– 2020 ел өч зур вакыйга белән бәйле булды. Беренчесе – ТАССРның 100 ел­лыгы, шул исәптән Мөслим районы ое­шуга да быел 90 ел булды. Икенче зур вакыйга ул – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм өченчесе – Татарстан Республика­сы Президентын һәм ТР муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнары­на депутатлар сайлаулар. Әлеге вакый­галар уңаеннан районда “Сугышчан һәм хезмәт даны” мемориаль комплексын ремонтладык, Батырлар йортын ачтык, “Тамчы” бассейнын сафка бастырдык, балалар сәнгать мәктәбенә һәм Балан­лы гомуми белем бирү мәктәбенә капи­таль ремонт үткәрдек.

– Мөслим – авыл хуҗалыгы райо­ны. Бу өлкәдә башкарылган эшләргә дә тукталып үтегез әле, Рамил Хәмзович.

– 2020 ел авыл хуҗалыгы өчен бик уңышлы булды. Быел 156 мең тонна икмәк җыеп алдык, Аллага шөкер. Бу зур инвестицияләр белән бәйле. “Намус” агрофирмасы районда беренчеләрдән булып яңа технологияләр, яңа тех­ника, яңача җир эшкәртү ысулларын кертте. “Туган як”, “Исламов” һәм баш­ка хуҗалыклар уңышлы эшли. “Ав­густ” компаниясе, “Вамин”нан кал­ган җирләрне алып, 4 млрд инвести­ция кертте һәм яңа технологияләр нигезендә эшли башлады. Киләчәктә, Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, 200 мең тонна икмәк җыярга өметләнәбез.

Те р л е к ч е л е к кә дә зу р инвестицияләр кертелде. “Август” ком­паниясе мөгезле эре терлек өчен яңа мегакомплекс төзи. 2400 баш терлеккә исәпләнгән комплексның бер өлеше әзер. Шушы көннәрдә аны кулланы­лышка тапшырырбыз, дип уйлыйм. Кошчылык юнәлешендә 30 мәйданчык эшли. Бүген кошчы фермерлар чеби- тавык кына сатмыйча, Рязань, Уфа шәһәрләренә эмбрион да саталар. Ми­хайловкада 350 млн сумлык яңа ком­плекс төзелә. Киләчәктә биредә кош- кортны эшкәртү цехы да булыр дип көтелә. Бүген егетләребез үзләрен Рәсәй күләмендә күрсәтә.

– 2020 елда социаль-икътисадый юнәлештә нинди үзгәрешләр булды?

– Иң мөһиме – тотрыклылык­ны тәэмин итә алдык. “Агромастер” җитештерү компаниясенең бүгеннән үк киләсе елның июненә кадәр заказ­лары бар. 400дән артык кече һәм урта эшмәкәр төрле өлкәләрдә матур гына эш алып бара. Район буенча 6 млрд 400 млн сумлык продукция җитештерелде. Сәнәгать җитештерүе индексы быел 139 процентны тәшкил итте. Узган ел белән чагыштырганда үсеш 39 процент, дигән сүз бу. Бүген җирнең дә, эшнең дә, хезмәт кешесенең дә хакы бар.

Бүген 31 мәгариф учреждениесендә 3 меңнән артык бала белем һәм тәрбия ала. Максат белем бирү генә түгел, ә балаларны олы тормыш­ка әзерләү. Балаларның 85 процен­ты төрле түгәрәкләргә йөри. Бу – өстәмә белем, шөгыль. Мәгариф, мәдәният учреждениеләренең мат­ди-техник базасын ныгыту белән бергә аларның эчтәлеген дә кайгырта­быз. Уңышларыбыз да һәр өлкәдә бар һәм күп. Россиякүләм генә түгел, Ев­ропа чемпионнарын тәрбияләвебез балалар белән эшнең ни дәрәҗәдә оештырылуын күрсәтә. Инвалид­лар, өлкәннәр ункөнлекләрендә халыкның, хәтта балаларның актив катнашуы җәмгыятьнең җитлегүенә ишарә. Бүген рухи тормышыбыз­га игътибарны арттырырга кирәк. Күләмле эшләр башкарып та, рухи дөньябыз сай икән, без җирлегебезгә керткән инвестицияләрнең кадерен белмәячәкбез.

– Бәйрәм уңаеннан райондашла­рыбызга теләкләрегез дә бардыр, Ра­мил Хәмзович...

– Бүген, үткәннәрне онытмыйча, киләчәккә өмет белән карап, булды­ра алганча яхшы итеп эшләргә кирәк. Туганнар, күршеләр белән тату, бердәм яшәгәндә генә җирлегебездә иминлек, бәрәкәт булыр. Аллага шөкер, муллык­та, матур тормышта яшибез, шөкер итәргә өйрәнәсебез бар. Җирлегебезгә, җөмһүриятебезгә тотрыклылык, имин­лек бирсен! Барыбызга да саулык- сәламәтлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев