Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Елгабашның батыр улы

Елгабаш авылының, бер гасырга якын гомер юлы үтеп, арабыздан киткән Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Хәмидулла ага Мөхәммәдиев үзе исән чагында да кадер-хөрмәт күреп яшәде. Вафатыннан соң да онытмыйлар аны. 

Тууына 100 тулу уңаеннан үткәрелгән “Елгабашның батыр танкисты” дип исемләнгән кичәдә аның матур образы, тагын да калкурак булып, хәтерләрдә яңарды: илгә Җиңү яулашкан батыр солдат булып, сугыштан соңгы халык хуҗалыгын торгызуда армый-талмый эшләгән җитәкче булып, игелекле һәм кешелекле авылдаш булып... 
Искә алу кичәсе игелекле райондашыбыз – Алабуга шәһәренең һәм Мөслим районының мактаулы гражданины, “Алабугадорстрой” җәмгыяте генераль директоры Рәшит Хәбиров инициативасы һәм ярдәме белән оештырылган. Рәшит Галәүович гомер буе Хәмидулла аганы зурлап, аңа хөрмәт күрсәтеп яшәде. Аның хезмәт юлын үзенә маяк итеп алды. Бу аңлашыла да, чөнки алар икесе дә Елгабаш авылы, аның халкы өчен зур эшләр башкарган кешеләр. 
– Хәмидулла ага якын дустым булды. Мин аны гомер буе хөрмәт иттем, аннан үрнәк алып яшәдем. Ул – хөрмәткә бик тә лаек кеше, – диде Рәшит Хәбиров һәм яраткан авылдашы турында матур хатирәләрен яңартты. 
Армия хезмәтеннән туры яу кырына китә Хәмидулла Мөхәммәдиев. Сугышның башыннан ахырына кадәр алгы сызыкта була. Башта – гади танкист, аннары танк командиры булып хезмәт итә. Ул идарә иткән танкларга өч тапкыр ут каба. Соңгысында аңын югалткан командирны механик-йөртүче танктан сөйрәп алып чыга һәм командирының гомерен саклап кала. Дошманга каршы көрәштә фидакарьләрчә көрәшкән Х. Мөхәммәдиев I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен” медале һәм башка бик күп сугышчан бүләкләргә лаек була. Германияне җиңгәннән соң, япон милитаристларына каршы сугышка җибәрелә. Туган ягына сигез елдан соң, 1947 елда гына әйләнеп кайта. Запастагы офицер тыныч тормышта да алгы сызыкта була – колхоз рәисе, партия комитеты секретаре, авыл советы рәисе булып эшли. Лаеклы ялга чыккач та, колхозда ревизия комиссиясен җитәкли, ындыр табагында алыштыргысыз кеше була. Хәмидулла абыйның авылы өчен, халкы өчен куйган тырышлыклары турында бик күп хатирәләр яңартылды ул көнне. 
– Хәмидулла абый Елгабашның визит карточкасы булды. Хуҗалыкка гади юл белән генә кайтартып булмаган кирәк-ярак өчен гел аны йөрттеләр. Берсендә ак он тегермәненә вал алып кайту өчен Молдавиягә кадәр китте. Валны Бөгелмәгә кадәр – поезд вагонында, аннары “попутный” машина белән алып кайткан кеше ул, – диде Моряк Йосыпов. 
Кеше белән бик тиз уртак тел таба белүче, инандыру сәләтенә ия фронтовикны пилорама, КамАЗ машиналары һәм башка кирәк артыннан да аны җибәрәләр. 
Ул көнне сәхнәгә күтәрелгән һәркем ветеран турында җылы сүзләр генә әйтте. Искә алу кичәсенә Хәмидулла абыйның читтә яшәүче балалары, оныклары һәм туганнары да кайткан иде. Чараны район мәдәният йорты үзешчәннәренең чыгышлары тагын да бизәде. 
– Әтиебезне искә алу кичәсен оештырганнары өчен Рәшит Хәбировка, район җитәкчелегенә, мәдәният бүлегенә һәм авылдашларга зур рәхмәтебезне ирештерәбез. Әтиебезнең рухы шатлансын, – диде Хәмидулла абыйның Украинада яшәүче кызы Илгизә Кущ. 

Әлфинур Ногманова. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев