Елгабашның асыл егете. Рәшит Хәбировның юбилее уңаеннан эшләнгән тапшыру
Фидакарь хезмәтләре белән илебезнең халык хуҗалыгы тармагын үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән мөслимлеләр шактый. Алар арасында Рәшит Хәбиров аерым урын алып тора.
Хезмәт баскычлары буйлап
Рәшитнең балачагы чордашларыныкыннан берни белән дә аерылмый кебек. Шулай да Симәк урта мәктәбендә укыганда зиһенле, тырыш булуы белән аерылып тора: физика, математика, химия фәннәреннән олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулый, спортны, үзешчән сәнгатьне ярата егет. Мәктәптән соң, Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлап, хезмәт юлын 1982 елда башкаланың көнкүреш химиясе заводында мастер буларак башлап җибәрә. Бераздан – җитештерү-техник бүлеген, аннары комплекслы проектлаштыру бүлеген җитәкли. Хезмәт юлының калган еллары юл төзелеше белән бәйле. Р. Хәбиров ике дистә елдан артык “Алабуга агропромдорстрой” акционерлык җәмгыятен җитәксесе була. 2011 елда “Алабугадорстрой” җәмгыятенә генераль директор итеп билгеләнә. Соңгы өч елда “Спецстройсервис” җәмгыятендә башкарма директор, директорлар советы рәисе вазыйфаларын башкара. 35 елга сузылган хезмәт юлы әнә шулай берничә җөмләгә сыеп бетсә дә, райондашыбыз ирешкән уңышлар, аның хезмәте, кылган игелекләре турында яза башласаң, тулы бер роман булыр иде.
Кайда гына эшләсә дә, Рәшит Галәүович тармакны яхшы белүче, үзен зур оештыру сәләтенә ия компетентлы җитәкче итеп таныта. Икътисадый кризис һәм торгынлык еллары чоңгылында да батмый. Коллектив эшчәнлеген дөрес координацияләү, матди һәм финанс ресурсларын урынлы куллану бәрабәренә ул җитәкләгән юл төзү оешмасы, шәһәрдә генә түгел, республикада иң яхшылар рәтенә күтәрелә. “Спецстройсервис” җәмгыяте Алабуга районында һәм шәһәрдә генә түгел, Яр Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш, Менделеевск һәм Мөслим районнарында да колачлы эшләр башкара. Предприятие карамагындагы заманча техника, заводлар, ярдәмче цехлар, социаль объектлар шәһәрара трассаларны, авыл араларындагы, шәһәр эчендәге юлларны сыйфатлы итеп асфальтлау мөмкинлеге бирә. Гомумән, Рәшит Хәбиров – перспектив юнәлешләрне билгеләп, алга карап эшләүче җитәкче. Предприятиенең техник коралланышын ныгыту, җитештерү эшчәнлеген киңәйтү, капитал салым структурасын камилләштерү бәрабәренә ирешелә югары нәтиҗәләргә. Җитәкче инициативасы белән ике асфальт-бетон заводы газга күчерелә. Бу, бердән, экологиягә зыян китерүдән сакласа, икенчедән, ел саен 1,5 млн сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Эшчеләргә уңай хезмәт шартлары тудыру да игътибар үзәгендә. Предприятие территориясен төзекләндерү, яшелләндерү буенча шәһәр һәм районның сәнәгать оешмалары арасында беренчелекне бирми спецстройсервислылар.
Рәшит Галәүович актив җәмәгать эшлеклесе дә. Ун елдан артык Иске Юраш сайлау округы буенча район Советы депутаты итеп сайлана. Халык ышанычлысы авыл проблемаларын хәл итүдә булыша, аз керемле гаиләләренә, пенсионерларына финанс ярдәме күрсәтә, районда барган хәйрия акцияләрендә дә теләп катнаша. Алабуга районында һәм республикада яшәүче халыкларның милли йолаларын һәм традицияләрен саклау һәм үстерүгә дә зур игътибар бирә. Милли бәйрәмнәрне үткәрүдә төп иганәчеләрнең берсе ул. Юкка гына 2004 елда Рәшит Галәү улы Хәбировның исеме “Россиянең иң яхшы кешеләре” энциклопедиясенә кертелмәгән. Якташыбыз Татарстанның һәм Россиянең атказанган төзүчесе дигән мактаулы исемнәрне дә горур йөртә.
Туган җирне ярату хисе
Хезмәт урыныңда, яшәгән төбәгеңдә никадәр генә абруй һәм хөрмәт казанып та, әллә нинди мактаулы исемнәр алып та, туган җиреңдә, авылдашларың каршында дәрәҗәң юк икән – дөньяда яшәвеңнең мәгънәсе шулкадәр генә. Рәшит Галәүовичның бу яклап та күңеле тыныч. Чөнки үзенең туган төбәге, якташлары өчен аның кадәр зур эшләр башкарган, игелек кылган кеше бар микән? Туган авылы Елгабашның 400 еллыгына олы бүләк ясады игелекле райондашыбыз. 2014 елда үз хисабына авылда клуб, ашханәсе белән башлангыч мәктәп, китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты һәм бильярд залын үз эченә алган күпфункцияле үзәк төзетте. Авыл юбилеена республиканың эстрада йолдызларын чакырып, зур сабантуй үткәрде. Гомумән, авылда милли бәйрәм һәр елны аның иганәчелеге белән уза. Авылы турында “Елга башы” исемле тарихи китап та аның ярдәме белән дөнья күрде.
– Рәшит Галәүовичның башкарган эшләрне санап бетерә торган түгел. авыл урамнарына асфальт юл салдырды. Газлаштыру, су челтәрен, электр линияләрен яңарту, зиратны профнастил калай белән әйләндереп алу, сугыш кырында ятып калган авылдашлар истәлегенә обелиск төзетү, Елгабаш һәм Краснояр авылларын мәчетле итү – барысы да аның ярдәме белән эшләнде. Ул – тоткан җиреннән өзә, вәгъдә бирсә үти торган төгәл кеше. Җирлек халкы аңа чиксез рәхмәтле, – ди Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садретдинов.
Гомер буе читтә эшләсә дә, туган авылы, үскән җире аның күңеленнән китми. Җай чыккан саен әнисе, туганнары янына кайта. Алар белән аралашудан җанына рәхәтлек ала.
– Улымның бөтен эшләренә дә хәер-фатихамны бирдем. “Әни, мәчет төзергә иде”, – диде. “Булдыра алсаң, салдыр”, – дидем. Иң беренче хезмәт юлын башлаганда ук “Кулыңнан килсә, игелек кыл да суга сал, халык белмәсә – балык, балык белмәсә, Ходай күрер”, – дидем. Аллага шөкер, улым йөз аклыгым булды, – ди 88 яшен түгәрәкләгән Нәсыйха апа.
– Укыганда ук тырыш, тәвәккәл булды Рәшитебез. Авылдашларын оҗмахта яшәтә бүген. Аны бик тә хөрмәт итәбез, ярдәмчеллегенә, игелекле булуына, авылын яратуына сокланабыз. Елгабашның гына түгел, районның горурлыгы ул, – ди беренче укытучысы Разия апа Газизова.
Якташыбызның туган ягы, авылдашлары өчен кылган игелекләре әнә шулай ярату һәм хөрмәт белән бәяләнә. Рәшит Хәбировка Мөслим районының мактаулы гражданины исеме бирелү дә аның туган төбәгендәге абруен, дәрәҗәсен күрсәтә. 60 яшьлек юбилеен каршылаган көннәрдә Рәшит Галәүовичка яңа хезмәт уңышлары, сәламәтлек, кылган игелекләренең әҗерен күреп, бәхетле гомер кичерүен телибез.
Әлфинур Ногманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев