Элемтә өзелми
Район почта элемтәсе бүлеге клиентлар белән эшен дәвам итә. Хат ташучылар пенсияләрне, заказлы хатларны китерә.
Газета-журналлар да үз вакытында килә. “Гражданнар хат ташучылар аша кирәкле продукциягә заказ бирә ала, әлеге хезмәт изоляция вакытында оешкан төстә башкарыла. Интернет аша килгән заказ-посылкалар саны кимеде. Халык интернет-кибетләрдән кием-салым, башка кирәк-ярак кайтартудан туктамады”, – дип хәбәр итә район почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе Ландыш Әхмадуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев