Электриклар һөнәри осталыкларын күрсәтә
Район электр челтәрләре җәмгыятендә ике көн дәвам иткән Һөнәри осталык буенча ярышлар төгәлләнде. Тугыз этапта үткән ярышларда 9 команда катнашты. Ярышларда катнашучыларны тәбрикләргә Әлмәт электр челтәрләре җәмгыяте баш инженеры Радик Папчу килде. Утны аерып эшләү буенча Мөслим командасына тиңнәр булмады. Сарман комнадасы - икенче, Әлмәт шәһәре командасы өченче урынга лаек...
Район электр челтәрләре җәмгыятендә ике көн дәвам иткән Һөнәри осталык буенча ярышлар төгәлләнде. Тугыз этапта үткән ярышларда 9 команда катнашты. Ярышларда катнашучыларны тәбрикләргә Әлмәт электр челтәрләре җәмгыяте баш инженеры Радик Папчу килде.
Утны аерып эшләү буенча Мөслим командасына тиңнәр булмады. Сарман комнадасы - икенче, Әлмәт шәһәре командасы өченче урынга лаек булды.
Утны аермыйча эшләү төрендә беренче урынны Әлмәт шәһәре алды. Икенче урынга - Әлмәт районы, өченче урынга Мөслим районы командалары лаек булды. Җиңүчеләргә Әлмәт электр челтәрләре җәмгыятенең дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләре тапшырылды. Ярышларда җиде номинациядә югары балл җыючыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев