Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ел йолдызларыннан котлаулар: Динар Госманов

Симәк авылы мәдәният йорты директоры:

- Мәдәният хезмәткәренең елы мәдәни чаралар оештыру, конкурс-бәйгеләрдә катнашу белән сизелми дә үтә дә китә. Быел да яшьләр белән шаяннар-тапкырлар төркеме оештырдык, өлкәннәрне дә җәлеп итеп, спектакль куйдык, бөтен җирлекне кузгатып үзешчәннәрнең смотр-конкурсында катнаштык. Студент егетләр белән "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе оештырдык. Симәклеләр - талантлы халык.Оештыра белсәң, эшләргә була. Мине аңлаган,булышырга әзер торган авылдашларымны, гаиләмне, һәм барлык мәдәният хезмәткәрләрен бәйрәм белән тәбриклим. Сәләте булган һәркем таланты белән теләп уртаклашсын иде. Авыл халкы, талантларга алкышлар тиеш икәнен аңлап, мәдәният йортларына һәр чара саен күп-күп булып чыксын иде. Минем теләкләр шундый, бәйрәм котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев