Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ел укучысы Зөлфия

Зөлфия Гильфановага – 17 яшь, ул – Яңа Сәет авылыннан. 2020-2021 уку елында ул “Ел укучысы” исеменә лаек булды. 

Мари Бүләр төп мәктәбен тәмамлагач, Зөлфия Мөслим гимназиясенең 10 сыйныфына укырга килә. Кызның тырышлыгын, белемгә омтылышын, сәләтен күреп, аны төрле фән бәйгеләренә җибәрә башлыйлар. Башта – район, аннары республика, хәтта халыкара олимпиадаларда призлы урыннарны яулый Зөлфия. Татар теле һәм әдәбияты, рус теле буенча республика фән бәйгеләрендә җиңүгә ирешкән кыз Казанда узган халыкара бәйгеләрдә дә катнаша һәм призлы урыннарга лаек була.
– Төп белемне дәрестә укытучы бирә, әмма белемне арттыру, ныгыту укучының үзеннән дә тора. Укытучы киңәшен тотып, ул тәкъдим иткән өстәмә материалларны өйрәнергә, ялкауланмаска кирәк, – ди Зөлфия. – Әни балачактан белем алуга мәхәббәт тәрбияләде, тырыш булырга өйрәтте.
Зөлфиянең әнисе Лилия Мирзарифовна – Мари Бүләр мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укыта. 
Зөлфия өчен шәхес буларак үсеш мөһим. Ә олимпиадалар, төрле конкурслар – тормыш сынаулары, аларны җиңеп, кеше көч җыя, дигән фикердә кыз. “Укучының уңышка ирешүендә укытучыларның роле зур, – ди Зөлфия. – Сәләтле укучының потенциалын күреп, укытучылар аңа юнәлеш, юл күрсәтә”.
Зөлфиянең уңышка ирешү рецепты гади – тырыш булу, кыенлыклардан курыкмау. “Тырышырга, укырга, актив булырга кирәк. Мәктәп елларының тәмен белеп укырга кирәк”, – ди кыз. 
Хәзерге вакытта Зөлфия “Без – мөслимлеләр” проекты өстендә эшли. Проект якташ язучыларның иҗаты, Мөслим тарихы, күренекле шәхесләр белән таныштыра. Һәркем туган җиренең патриоты булырга, туган телен камил белергә һәм яратырга тиеш дигән максат белән эшли.
Кайчандыр Мөслим гимназиясенә куркып кына аяк баскан Зөлфия бүген – мәктәпнең алдынгы укучыларыннан берсе. “Безнең сыйныф – мәктәптә иң бердәме һәм иң активы”, – ди ул. 
– Гимназиягә килгәч, Мактау тактасында яхшы укучыларның фоторәсемнәрен күреп, соклануымны хәтерлим. Хәзер Мактау тактасында минем фотосурәтем дә бар. Үз алдыңа төгәл максатлар куйганда барысына да ирешергә була, – ди Зөлфия. 
Кыз тормышын, киләчәген медицина белән бәйләргә тели. “Кешеләргә булышасым килә”, – ди ул. Кечкенәдән төрле конференцияләрдә чыгыш ясап, төрле чараларда актив катнашса да, сәламәтлек саклау өлкәсен үз итә Зөлфия. “Кеше организмының ничек эшләве минем өчен һәрвакыт кызыклы. Өстәвенә, саулык һәркемгә кирәк!” – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев