Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

”ЭКОяз” бүләкләр өләште

Акциянең максаты – гражданнарның экологик культурасын күтәрү һәм халыкны табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү.

Ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр республика буенча ”ЭКОяз” акциясе бара. Акциянең максаты гражданнарның экологик культурасын күтәрү һәм халыкны табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү. Акциянең район этабында  төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде. Мөслимнең “Миләшкәй” балалар бакчасы – “Иң яхшы балалар бакчасы”, Мөслим лицее – “Иң яхшы мәктәп”,  Мөслимнән Апсаттаровлар гаиләсе – “Иң яхшы гаилә”,  Мөслим хуҗалык тәэмин итүе унитар предприятиесе – “Иң яхшы предприятие”, Мөслимнең Күпфатирлы Авзалов, 1 Б йорты – “Иң яхшы экодвор” номинацияләрендә җиңүче булды. Җиңүчеләргә ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дипломнары һәм истәлекле бүләкләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев