Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Егетнең даны – үз кулында 

Кирилл Абдреев – әтиәнисенең, якыннарының гына түгел, Мөслимебезнең дә горурлыгы. Аның исеме юкка гына “Хезмәткә дан” скверында урын алмады.

“Путь к Олимпу” республика олимпиадасында Кирилл физика фәненнән призер булды. Укуда сынатмаган егетебезнең мәктәп аттестатында бер дүртлесе генә бар. Аны төзәтеп, медалист та була алыр иде, югыйсә! Тик Кирилл билгене сорап ала торган егетмени?! 
– Кирилл – көтеп алган беренче сабыебыз. Беренче бала белән әни кеше аеруча күп шөгыльләнә бит инде ул. Күп һәм озак итеп сөйләштек без аның белән. Теле дә иртә ачылды, һәр нәрсә белән кызыксынып, күпне белергә омтылып үсте, – дип, Кириллның балачагын искә төшерде әнисе Гөлназ. 
– Кирилл бәләкәй чагында пластилин белән уйнарга яратты. Балалар бакчасында да яраткан шөгылен кулыннан төшермәде. Майонез чиләгенә тутырып куяр иде дә, көн дә шуны бакчага алып барыр иде. Башка балалар пыр тузып, йөгереп-чабып йөргәндә бер почмакта пластилины белән мәш килер иде. Вак моториканың уйлау сәләтенә дә, уку-язуга да ярдәме күп, диләр бит. Кирилл бүген Казан дәүләт энергетика университетында белем ала. Бюджет бүлегенә эләгүе дә – баш эше! Халык телендә Кирилл кебекләрне “высокобалльник” диләр. Республика призеры булган өчен – тугыз, ГТОның алтын билгесенә ия булуы аңа өстәмә бер балл биргән. 
– Үзем теләгән уку йортына кердем. Мәктәптә физика, химия, математика фәннәрен аеруча яратып укыдым, алар, ничектер, җиңел бирелде. Спорт дөньясы белән һаман да тыгыз элемтәдә, йөгерүне, иртәнге гимнастиканы беркайчан да калдырганым юк. Укыган чорда “Форпост” оешмасы эшчәнлегендә катнашырга да, тренажер залларга йөрергә дә җитешә идем. Студент булгач та, элеккеге яшәү рәвешемне дәвам итәчәкмен. Уку һәм спорт минем өчен беренче урында. Уңышларымны күреп, бәяләп, дан тактасына куйганнар икән, мин сынатырга тиеш түгел! – ди Кирилл. 
2018 елда лицей командасы, “Президент ярышлары” бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган иде. Бу җиңүдә Кириллның да өлеше зур. Ераклыкка сикерүдә аңа тиңнәр булмады. Спорт белән даими шөгыльләнү әлеге бәйгедә Кириллга да, классташларына да уңыш китерде. Команда авыл мәктәпләре арасында өченче урынга чыкты. 
– Кирилл – горурлыгым. Сеңелләре өчен дә зур терәк ул. Әниләре бәби көткәндә дә, апайлары Ксюша, Кристина тугач та тамчы да көнләшмәде. Югыйсә, ул вакытта үзе дә сабый иде бит әле! Эчкерсезлеге, гадилеге, алга куйган максатларына ирешә белүе белән дә сөендерә ул безне. Алга таба да улыбызның уңышларына сөенеп яшәргә язсын! – ди әтисе Андрей. 
Әйе, әти-әни өчен баланың сәламәт булуы, ирешкән уңышлары, яулаган биеклекләре – зур бәхет!

Лилия Шәймиева.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев