Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЕГАИСка хәбәр итү кирәк

Шәхси эшмәкәрләр ЕГАИСтан башка сыра сата аламы? Алкоголь әйләнеше турындагы закон (кыскача без аны 1995нче елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ санлы Федераль закон дибез) нигезендә сыра һәм сыра эчемлекләре, сидр, пуаре, медовуханы ваклап сатучы шәхси эшмәкәрләр аларны ваклап сату күләменең исәбен алып барырга һәм декларацияләргә бурычлы.

Бу хакта алкоголь әйләнеше турындагы законның 14 маддәсе 1 бүлегенең 12 абзацында язылган. Законның 8 маддә 2 бүлеге 17 абзацында әйтелгәнчә, ваклап сату өчен сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре һәм медовуханы күмәртәләп сатып алучы шәхси эшмәкәрләрнең сатып алынган продукциянең әйләнеше турында мәгълүматлар алуны һәм җибәрүне тәэмин итүче җиһазлары булырга тиеш. Законның шул ук 8 маддә 2 бүлек 8 абзацында мондый җиһазның теркәү чаралары һәм этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнеше турындагы мәгълүматны бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына җибәрү чаралары белән җиһазланган булырга тиеш диелә. 
2016нчы елның 1 июленнән сыра сатып алу турында ЕГАИСка хәбәр итмәүче шәхси эшмәкәрләр административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Вазыйфадагы затларга – продукцияне конфискацияләү белән яки ансыз 10 мең сумнан 15 мең сумга кадәр, юридик затларга – продукцияне конфискацияләү белән яки ансыз 150 мең сумнан 200 мең сумга кадәр административ штраф каралган. Шәхси эшмәкәрләрне кемгә кертергә соң – юридик заткамы яисә вазыйфадагы заткамы? Җавапны РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның “Вазыйфадагы затларның административ җаваплылыгы” дигән 2.4 маддәсеннән эзләргә кирәк: “Юридик зат төземичә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затлар, закон тарафыннан башкача билгеләнмәгән очракта, административ җаваплылыкка вазыйфадагы затлар буларак тартыла”. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 14.19 маддәсе нигезендә ваклап, шул исәптән җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтү кысаларында, сыра сатучы эшмәкәр ЕГАИСка хисап бирмәгән очракта 10 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф түләүгә, шулай ук барлык сыра продукциясен конфискацияләүгә дучар булырга мөмкин. Шәхси эшмәкәрләрнең сатып алынган һәм ваклап сатылган сыра һәм сыра эчемлекләре күләмен һәр квартал саен декларацияләү буенча бурычларын үтәмәү дә РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 14.19 маддәсе составына карый. Безнең районда да дүрт шәхси эшмәкәргә әлеге маддә буенча җавап бирергә туры килде. 
Елизавета НИЗАМОВА, 
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 
2 разрядлы өлкән белгече.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев