Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эчтеңме – рульгә утырма!

Юлларда иминлек һәрвакыт игътибар үзәгендә. Районның ДАИ хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, ел башыннан спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә итүчеләр саны кискен арткан. 50 көн эчендә Мөслим юлларында, алкогольле эчемлекләр кулланып, руль артына утырган 13 шофер тоткарланган. Шуларның берсе машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт белән идарә иткән.

– 1 марттан машина йөртүчеләргә медицина белешмәсе алу тәртибенә үзгәрешләр кертелә. Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утыру сәбәпле “права”сыннан мәхрүм ителүчеләргә яки “өреп карау”дан баш тартучыларга кан һәм бәвел анализларын тапшырырга кирәк булачак. Тәнендә “укол” эзләре булганнар кыйммәтле анализлар тапшырырга җибәреләчәк. Машина йөртүченең йөрәк тибеше чиктән тыш түбән булып, куллары калтыраса, йокымсырап утырса, яки, киресенчә, ярсыган хәлдә булса, шулай ук тирәнтен анализлар тапшырырга кирәк булачак. Чөнки әлеге билгеләр наркомания һәм эчкечелек билгеләре булып исәпләнә, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Машина йөртүченең язмышын, анализ нәтиҗәләре мәгълүм булганнан соң, махсус комиссия хәл итәчәк.
Чит илләрдә иминлек каешын шәхси иминлек максатында куллансалар, республика юлларында аны күпчелек ДАИ хезмәткәрләреннән куркып кына эләктерәләр. Шулай булмаса, 72 райондашыбызга шушы төр хокук бозу буенча (ай ярым эчендә!) административ беркетмәләр төзелмәс иде. Иминлек каешын шофер гына түгел, пассажир да эләктерергә тиеш булуын күпләр белеп бетерми ахыры. Саклык каешын эләктермәгән сигез пассажирга да беркетмәләр төзелгән.
2022 елдан машиналарга техник карау мәҗбүри булмаячак, дигән сүз таралды. Ләкин әлеге яңалык аерым категорияләргә генә карый. 2022 елдан көченә кергән федераль закон нигезендә, физик затларның шәхси максатларда кулланылучы җиңел автомобильләренә, мотоциклларына техник карау уздыру мәҗбүри түгел, ягъни техник карау үткәрү ирекле.
– Әмма машинаны сатарга кирәк булганда техник карау узарга кирәк. Транспортны исәпкә куйганда яки транспортның хуҗасы алышынганда диагностика картасының булуы мәҗбүри. Бу таләп машинаның яше дүрт елдан артып киткән очракларга кагыла, – ди Айнур Хәйретдинов. – Яшьләр хәзер машинаны үзгәртеп ясарга ярата. Автомобиль конструкциясенә үзгәрешләр кертергә уйласагыз, ЮХИДИдә теркәлгәндә диагностика картасы һичшиксез кирәк булачак. Бу очракта автомобильнең чыккан елы роль уйнамый. Эш транспортына һәм такси хезмәте күрсәтүче машинага техник карау үткәрү, диагностика картасын рәсмиләштерү мәҗбүри. Техосмотр булмаса, такси, автобус һәм куркыныч йөк ташуга билгеләнгән машина йөртүчеләренә штраф салына. Моннан тыш, автомобильне линиягә чыгарган кеше дә җаваплылыкка тартыла. Автомобильне карамыйча гына диагностик карта биргән очракта аңа – 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, ә пункт җитәкчелегенә 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф яный.
Бүгенге көнгә район юлларында механик характердагы 23 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юлдагы аварияләрнең күбесенә шоферларның игътибарсызлыгы сәбәп. 
Пушкин һәм Тукай урамнары киселешендәге светофорны узган елның декабрендә көчле буран бәреп төшергән иде. Эшләмәгән светофорга “ышанып”, әлеге юл чатында бик күп аварияләр теркәлде. Бер-берсенә юл бирергә теләмәгән шоферлар да, җәяүлеләр дә шактый булып чыкты. ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов шушы көннәрдә Пушкин һәм Тукай урамнары киселешенә яңа светофор кайтачак, дип белдерде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев