Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эчүчелек белән шөгыльләнүче 1976 елгы хатынның баласын приютка урнаштырачаклар

Мөслим муниципаль районының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең чираттагы утырышында уннан артык беркетмә каралды.

Аларның күбесе бала тәрбияләүдә ата-ана бурычын тиешенчә үтәмәүчеләргә карата төзелгән. Даими төстә эчүчелек белән шөгыльләнүче 1976 елгы хатынның балигъ булмаган баласын, приютка урнаштыру турында карар кабул ителде. Ике сабыйлары алты айга приютка урнаштырылган бер гаиләгә тәртипләре уңай якка үзгәрү, бала тәрбияләү өчен тиешле шартлар тудырылу нәтиҗәсендә балаларын кире кайтару мәсьәләсе каралды. Комиссиядә кыңгыр эшләр белән эләгүче өч үсмернең тәртибе дә тикшерелде. Авылдашының банк картасыннан шактый күләмдә акча урлаган 9 класс укучысы комиссиягә учетка куелды, аңа җәмәгать тәрбиячесе беркетелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев