Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәваланырга да тиеш

Район прокуратурасы 52 яшьлек якташыбызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. 

Әлеге затны суд РФ Җинаятьләр кодексының 228 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты. Ул, законга каршы килеп, сатуны максат итмичә, шактый күләмдә наркотик матдә җитештерү һәм  саклауда гаепләнә. 
Суд утырышында билгеләнгәнчә, 2020нче елның 13 июлендә көндез гаепләнүче Катмыш авылыннан бер километр ераклыктагы кеше яшәми торган бинада, законга каршы килеп, наркотик матдә ясаган. Аның күләме 0,552 грамм тәшкил иткән. Бу шактый күләм дип санала. 2020нче елның 14 июлендә 10 сәгать 5 минут тирәсендә полиция хезмәткәрләре Мөслим авылы Бакча урамында шәхси тикшерү вакытында гаепләнүчедән әлеге наркотикны табып алалар. 
Гаепләнүче әлеге җинаятьне кылуда үзенең гаебе барлыгын тулысынча таныды. 
Суд, дәүләт гаепләүчесе позициясен дә исәпкә алып, әлеге затны гаепле дип тапты һәм шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде, сынау вакыты – 1 ел 6 ай. Суд карары нигезендә гаепләнүче наркоманиядән дәвалану курсы да үтәргә бурычлы. 
Суд карары үз көченә кермәде. 
Район прокуратурасы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев