Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дуслык күпере өзелмәсен!

“Мизгел” яшьләр үзәгендә “Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллегенең 2019  елдагы эшчәнлегенә анализ һәм 2020 елга бурычлар” исеме астында җыелыш узды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та катнашты.

Җирлегебездәге күпмилләтле халык элек электән бер-берсе белән дус һәм тату яши. Чит илләрдән килеп, әрмән, азәрбайҗан халыклары бездә эш һәм яшәү урыннары таба. 
– Кеше үзенең телен, үз халкының традицияләрен кадерләп, барлап яшәгәндә генә милләт буларак сакланып кала ала. Телне кечкенәдән яклый белергә өйрәнү мөһим. Татар баласының теле “әни” дип ачылырга тиеш. Баланың, кылтаеп, “мама”, “папа” дип дәшүе, ә әти-әнинең русчаны вата-җимерә сөйләшкән сабые белән горурлануы – вөҗдансызлык, минемчә. Күп телләрне белү, чит телләрдә аралашу осталыгы – мәртәбә, ләкин үзеңнең газиз телеңнән оялу, аннан кимсенү булырга тиеш түгел, – диде Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе, районның иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов. 
Вәкиллек җирлегебездә яшәүчеләрнең милләт буларак сакланып калуына, милләтара татулыкны тагын да ныгытуга юнәлдерелгән эш алып бара. Бүгенге көндә районда 20дән артык милләт вәкиле яши. Соңгы елларда безнең җирлекне төрекмәннәр, азәрбайҗаннар, әрмәннәр үз иткән. 
– Һәр халыкның үзенә генә хас бәйрәмнәре, йолалары бар. Рус халкында – Майчабу, Пасха, Раштуа, мариларда Семык бәйрәмнәре зурлап билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнәрдә татар халкы да бик теләп катнаша. Бәйрәмнәр берләштерә дип, юкка гына әйтмәгәннәр. Татулык булган җирдә генә яшәү күңелле. Җирлегебездә керәшен булсынмы ул, азәрбайҗанмы, әрмәнме 
– һәркем үз динен, үз телен, үзенең горефгадәтен күз карасыдай саклап яши. Дуслык күпере киләчәктә дә өзелмәсен! – диде Азат Әхмәтҗанов. 
Коллегия түгәрәк өстәл артында узды. Рушат Солтанов вәкиллекнең үткән елдагы эшчәнлеге белән таныштырды. Рус, мари, керәшен миллимәдәни оешмаларының җирлектәге вәкиллекләре җитәкчеләре Галина Светлякова, Әнисә Изибаева, Галина Романова милләтләр дуслыгының бүгенге көндә дә актуаль булуы хакында сөйләде. 
– Илләр гизәргә, матур урыннар, милләтләрнең гореф - гадәтләре, традицияләре белән танышырга була. Ләкин туган илеңә, телеңә хыянәт булырга тиеш түгел. Йөрәк түрендә туган җиргә булган мәхәббәт дөньяның теләсә кайсы почмагында сине җылытып яши, – диде шагыйрә Лилия Садриева. 
Коллегиядә катнашучылар күргәзмә белән дә таныштылар. Ул татар халкының гореф - гадәтләре, йола-традицияләренә нигезләнеп әзерләнгән иде. Башка милләт вәкилләре дә шул үрнәктә үзләренең горефгадәтләрен чагылдыручы күргәзмә-почмаклар әзерләсә, бик яхшы булыр иде. 
Лилия ШӘЙМИЕВА. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев