Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дуслык – җирлек халкының төп байдыгы

Бүген Михайловка авыл җирлеге территориясендә руслар, татарлар һәм башка милләт вәкилләре дус-тату булып, аңлашып яши. Һәр милләтнең традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, милли бәйрәмнәрне бергәләп үткәрү өчен тиешле шартлар тудыруда җирлек башлыгы Роберт Исламовның хезмәте зур.

 – Роберт Хөҗҗәтович – белемле, гадел һәм ышанычлы җитәкче. Җирлектә яшәүчеләр белән уртак тел табып, аңлашып эшли. Соңгы елларда Михайловка һәм Элемтә авылларында күп үзгәрешләр булды: авыл территорияләре чистартылды, юллар төзекләндерелде, урамнар яктырды, ял паркы ясалды һәм башка шундый төзекләндерү эшләре башкарылды. Авыл халкы аның хезмәтеннән бик канәгать. Ул бик тынгысыз. Һәр иртәдә диярлек авыл урамнарын, территорияне карап чыга. Кем генә мөрәҗәгать итсә дә, аны тыңлап, ярдәм итәргә ашыга. Аңа авыр хезмәтендә уңышлар телибез, әле озак еллар бергә-бергә эшләргә язсын, – ди Михайловка авылының мәгариф ветераны, “ТР милли-мәдәни берләшмәсе” региональ иҗтимагый оешмасының Мөслим җирле бүлеге җитәкчесе Галина Светлякова.

 Әйе, кайчандыр тигәнәккә, курага батып утырган Михайловка урамнарында бүген чисталык хөкем сөрә. Авылны ямьсезләп торган карт агачлар да юкка чыкты. Авылның нәкъ үзәгендә матур ял паркы ясалды. Әлбәттә, бу эшләрдә җирлек башлыгы Роберт Исламовның да тынгысыз хезмәте ята. Юкка гына халкыбыз “Хезмәтеңә иң зур бәя – халык рәхмәте” димәгән. Бүген җирлек халкының рәхмәтен, хөрмәтен һәм ышанычын тоеп эшләүче мондый җитәкчеләр булганда, авылларыбызның киләчәге тагын да матураер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев