Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Дуслар-клаб” кафесы артындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде

Район үзәгендә 9 май бәйрәменә багышланган чаралар дәвам итә. "Дуслар-клаб" кафесы артындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде. Биредә шәхси эшмәкәрләр, оешмалар һәм аерым кешеләр үзләре җитештергән продукцияне Мөслим халкына тәкъдим итә. Монда агач үсентеләре, төрле орлыклар, ит, бал, азык-төлек, хәтта Михайловка мәктәбе укучылары һәм укытучылары үстергән куяннарны да алырга була....

Мәлләтамак авылыннан орлык сатучы абый сүзләренә караганда, мондый ярминкәләргә ул акча эшләүдән бигрәк, халыкны яшелчә үстерү серләренә өйрәтер өчен килә икән. 9 май бәйрәме - аның гаиләсе өчен дә зур һәм фаҗигале бәйрәм. Фронтта хәбәрсез югалган, хәтта фотографиясе дә сакланмаган әтисе турында ул күз яшьләре белән сөйләде. Ярминкәдә катнашучы эшмәкәрләр дә бәйрәмнән канәгать: ярминкәгә алып чыккан итләр бик тиз сатылып беткән, гомумән, мондый ярминкәләр эшмәкәрләргә үз продукциясен сату өчен менә дигән мәйдан. Нәтиҗәдә, сатып алучылар да шат, сатучылар да канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев