Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Дуслар истәлегенә" ярышы кубогы Азнакай районына китте

18 июль көнне "Яшьлек" спорткомплексында футбол буенча "Дуслар истәлегенә" дип исемләнгән районара турнир үтте. Иртәнге 9.00 да башланган ярышлар кичке 8.00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Бәйгедә 9 команда көч сынашты.

2003-2005 елгы үсмерләр арасында Мөслимнең "Яшьлек" командасы беренче урыны алды һәм күчмә кубокка лаек булды. Спорт мәктәбе командасы - икенче, "Мирас" өченче урында. Командалар һәм аларның иң яхшы уенчылары - капкачы Денис Петров ("Мирас"), сакчы Динар Кондратьев (спорт мәктәбе), уенчы Руслан Харрасов ("Яшьлек") яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең Мактау грамоталарына һәм кыйммәтле пакетларга лаек булды. Илназ Гәрәевкә ("Яшьлек") турнирның спонсорлары әзерләгән махсус бүләк тапшырылды.

Зурлар төркемендә 6 команда уйнады. Узган ел турнирның күчмә кубогын Азнакай районының Тымытык авылы футболчылары алып киткән булса, быел кубокны Азнакай командасы алды. Мөслим яшьләре командасы - икенче, Әлмәт футболчылары - өченче, районның "Форпост" командасы дүртенче урынга лаек булды. Җиңүче командалар, иң яхшы уенчылар булып танылган Дмитрий Сатыбалов (Әлмәт), Айнур Әхмәдиев һәм Айрат Харисов (Азнакай), Фәрхәт Хәбибуллин (Мөслим), җанатарлар мәхәббәтен яулаган Шамил Мирсалихов (Мөслим) Мактау грамотасына һәм кыйммәтле пакетка лаек булды.

Турнирның спонсорлары - район эшмәкәрләре һәм футбол сөюче яшьләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев