Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Дуслар истәлегенә" дип аталган футбол ярышлары узды

18 нче июль көнне «Яшьлек» спотркомплексында "Дуслар истәлегенә" дип аталган футбол ярышлары узды. Уенда Әлмәт, Яр Чаллы, Азнакай һәм Мөслим командалары көч сынашты. 9сәгатьтән алып 12 сәгатькә кадәр спорткомплекста кечкенәләр, 12 сәгатьтән яшьләр командасы уйнады. Кечкенәләр төркемендә 3 команда көч сынашты. Нәтиҗәдә беренче урынны мөслимнең «Яшьлек» командасы яулады. Икенче урында...

18 нче июль көнне «Яшьлек» спотркомплексында "Дуслар истәлегенә" дип аталган футбол ярышлары узды.

Уенда Әлмәт, Яр Чаллы, Азнакай һәм Мөслим командалары көч сынашты. 9сәгатьтән алып 12 сәгатькә кадәр спорткомплекста кечкенәләр, 12 сәгатьтән яшьләр командасы уйнады. Кечкенәләр төркемендә 3 команда көч сынашты. Нәтиҗәдә беренче урынны мөслимнең «Яшьлек» командасы яулады. Икенче урында Усы мәктәбе командасы, өченче урынга «Яшьлек» спорткомплексы командасы «Мирас» лаек булды.

Яшьләр төркемендә 4 команда теркәлгән. Алар Әлмәт, Азнакай, Мөслим һәм Яр Чаллы командалары. Бу төркемдә җиңүне Азнакай командасы яулады, икенче урынга Мөслим чыкты, өченче дә Әлмәт, дүртенче урында районыбызның «Форпост» командасы. Җиңүчеләргә «Яшьлек» спорткомплексының кубогы, спонсорның кыйммәтле пакетлары һәм шулай ук һәр уйнаучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Уенчыларга һәм кунакларга "Софья" кибете чәй өстәле әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев