Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәртле йөрәк

Михайловка авыл җирлегенең ветераннар советын җитәкләүче Гөлҗиһан Латыйпованы авылдашлары яратып, "җилдәй җитез Гөлҗиһан" дип йөртә. 70 яшендә дә ул актив тормыш рәвешен алып бара.

- Җырлый, бии, шигырь сөйли. Спек-такльләрдә бик матур уйный. Җирлекнең өлкәннәрен бергә туплап, әллә нинди чаралар оештыра, - ди Михайловка авыл җирлеге башлыгы Роберт Исламов.
Казанның кооператив техникумын тәмамлап, җәмәгать туклануы технологы белгечлеген алып кайта да, Михайловка авылының совхоз ашханәсенә эшкә керә ул.
- Үземне белә бел-гәннән бирле һәр тишеккә ямаулык булдым инде мин, - дип көлә Гөлҗиһан апа. - Кайсы участокка тиз арада кеше кирәк, мине шунда билгелиләр иде. Карусыз булмадым, "бу эшне белмим", дип тормадым, бардым, өйрәндем, эшләдем.
Хезмәт кенәгәсе дә моны раслап тора. "Михайловка" совхозында - башта дуңгызчылык, аннары мөгезле эре терлекләр фермасын җитәкли, соңыннан диспетчер, нормировщик булып эшли. Лаеклы ялга чыкканчы бухгалтер-икътисадчы вазыйфасын башкара.
Гөлҗиһан Латыйпованы райондашларыбыз "Рябинушка" ансамбленең иң чая әгъзасы буларак та беләдер. Савымчылар белән Михайловка кызы Тамара Титкова оештырган ансамбльне хәзер авылның клуб мөдире Фиалка Хафизова җитәкли. Рябинушкалылар, май аенда Казан шәһәрендә узган "Рус җырлары" конкурсында катнашып, I дәрәҗә лауреат исемен, 300 мең сумлык сертификат алып кайтты. Сентябрь аенда ансамбль Башкортостан Республикасының Бакалы районында фольклор коллективлары арасында үткән регионара Троицк фестивалендә катнашкан.
- Яшьлеккә кайткан кебек булдым. 70 яшьтә икенче сулыш ачыла гына икән әле ул. Региональ чарада катнашып, диплом, символик бүләкләр алып кайтуыбызга кечкенә балалар кебек куандык. 27 сентябрьдә картлар йортында концерт куеп кайттык. Әби-бабайларның сөенгәнен күреп, үзебезнең дә күңелләр тулды, - ди Гөлҗиһан апа. Райондашыбыз 2014 нче елда "Романтик" җыр ансамбле дә оештырган. Коллективка яшьләрне дә тарткан. Оешкан елны ук үзешчәннәрнең район смотр-конкурсында беренче урынны алган "Романтик" авыл халкын төрле тамаша, скетчлар куеп та көлдерә, юктан гына бәйрәм ясап, тамашачының күңелен күтәрә.
Гөлҗиһан апаның сыңар канат калуына да 34 ел икән. Яшьлек мәхәббәтенә хыянәт итү булыр дип, яңадан тормышка да чыкмаган. Күңелендәге бушлыкны актив җәмәгать эшчәнлеге белән тутыра ул. Балалар, оныклар, оныкчыклар белән бер йортта зур гаилә булып, бергә гомер итү дә аңа моңаерга, ямансуларга ирек бирми. Актив тормыш алып барган ветеранның спорт белән шөгыльләнүен дә исәпкә алсаң, бик күп яшьләргә үрнәк булып торырлык ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев