Дәрестән тыш эшчәнлек
Укучыларыбыз дәрестән тыш вакытларын заяга үткәрмиләр.
“ Балалык – кеше тормышының иң мөһим чоры, ул - киләчәк тормышка әзерлек кенә түгел, бәлки чын, якты, үзенә генә хас кабатланмас тормыш. Бүгенге нәнинең нинди кеше булып үсүе сабыйның балачагы ничек үтүенә, балалык елларында аны кем тәрбияләвенә, әйләнә- тирә мохиттән аның аңына һәм йөрәгенә нәрсә сеңүенә бәйле”, - В.А. Сухомленский.
Мөслим районындагы Түбән Табын мәктәп- интернатында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнә. Мәктәптә нигездә, үзебезнең Мөслим һәм күрше Сарман районыннан җыелган балалар тәрбияләнә. Татар һәм рус милләтеннән булып, күбесе- тулы булмаган , тормыш шартлары авыр гаиләләрдән.Безнең мәктәп- интернат балалары арасында, тормыш сынауларына дучар булып , чит гаиләләр тәрбиясенә алынганнары аеруча күп.
Мәктәптәге сиксән дүрт баланың җитмеш өче интернатта яшәп укый. Шунлыктан, без тәрбиячеләр алар өчен икенче әни урынына. Бу матур сүзләр генә түгел , чынлыкта да шулай. Укытучылардан балаларны кабул итеп алабыз һәм йокы сәгате кереп , алар йокыга талганчы тәрбиялибез.
Аларны кул эшенә дә өйрәтәбез, рәсем ясарга да, үзара мөгамәлә кылырга да. Балага куелган таләпләр тәрбиянең нигезен тәшкил итә. Ул таләпләр катлаулы тормыш шартларын аңларга, дөрес әхлак нормаларына төшенергә, гаилә, җәмгыять, коллектив ихтыяҗларының шәхси ихтыяҗлардан өстен торуын белергә өйрәтә. Бу уңайдан, Мөслим районында эшләп килгән “Әхлак тәрбиясе” проекты киң колачын җәеп эшләп килә. тәрбия сәгатьләренең , “Тормыш дәресләре”нең файдасы зур. Әхлак дәресләренә нигездә, төрле өлкәдә хезмәт куйган зыялы кунаклар чакырулы.
Укучыларыбыз дәрестән тыш вакытларын заяга үткәрмиләр. Мәктәбебездә “ Игелекле йөрәкләр” волонтерлар отряды эшләп килә.Шушы отряд членнары авылыбыз ветераннарына, өлкән яшьтәгеләргә шефлык ярдәме күрсәтә.Ихаталарны кардан арындыруда, бакча эшләрендә ярдәм итәләр. Әби- бабаларыбыз укучыларны һәрчак сагынып көтеп алалар, рәхмәтләрен укып озатып калалар. Түбән Табын авылында урнашкан обелискны да тәртиптә тоталар.Игелекле эшләр эшләп өлкәннәрне сөендереп кенә калмыйлар, үзләренә хезмәт тәрбиясе дә алалар.
Мөслим районы, Түбән Табын интернат мәктәбе 1 категорияле тәрбияче Ильясова Зилә Рудис кызы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев