Дөрес тукланыйк!
Иртән төрле боткалар ашау файдалы. Салкында аеруча солы, бодай, карабодайга өстенлек бирегез. Чикләвекле, орлыклы, җиләк-җимешле мюсли да көн дәвамында сезне “җылытып” торыр. Ит яки казылык белән пешерелгән тәбә дә ярап куяр. Төрле соклар, чәй, кофе эчү дә организмга ярдәм итә.
Көн саен кыздырылган, майлы, ысланган, тозлы, борычлы ризыклар ашап организм нык агулана. Котылу чарасы бер генә – ач тору. Бу вакытта организм барлык агулы матдәләрдән чистара. Моның өчен артыгын тырышырга кирәкми, атнага 1-2 көн дә җитә. Бу әле авызга берни капмаска, дигән сүз түгел. Көне буе җиләк-җимеш ашап, я булмаса кефир эчеп торыгыз. Ашказаны да ял итәчәк. Ач торганда кешенең каны тизрәк йөри башлый, тәне чистара, эчәк микрофлорасы яхшыра, буыннар “ял итә”.
Салкын көннәрдә исә туңмас, өшемәс өчен, тиешенчә тукланырга кирәк. Белгечләрнең фикере шундый.
Иртәнге аш
Иртән бер тәгам ризык капмыйча өйдән чыгып китмәгез. Көнегез яхшы башлансын дисәгез, бераз капкалап алу кирәк. Ач килеш чыгып китеп, көн дәвамында үзегезгә урын таба алмыйсыз икән, бу организмны кайгыртмавыгыз турында сөйли. Урамда салкын икән, тәнегезгә салкын үтмәсен өчен, тиешенчә тукланырга кирәк.
Иртән төрле боткалар ашау файдалы. Салкында аеруча солы, бодай, карабодайга өстенлек бирегез. Чикләвекле, орлыклы, җиләк-җимешле мюсли да көн дәвамында сезне “җылытып” торыр. Ит яки казылык белән пешерелгән тәбә дә ярап куяр. Төрле соклар, чәй, кофе эчү дә организмга ярдәм итә. Салкын тимәсен өчен йогырт, эремчек, сыр ашагыз. Ләкин файдасы булсын дип, кирәгеннән артык ашамагыз, майлы ризыклардан баш тартыгыз.
Кабымлыклар
Салкында витаминлы ризыкларга өстенлек бирү зыян итмәс. Яшелчә, кышкы салатлар, тозлы-борычлы ризыклар (итле, балыклы ризыклар), тозлы кабымлыклар капкалап алыгыз. Берничә төрле ризыкны әзерләргә вакытыгыз юк икән, төшке ашны ашар алдыннан, яшелчә, җиләк-җимеш яки инде майсыз ит, балык кабып кую кирәк. Әмма аны күп итеп, тамак туйганчы ашарга ярамый, бары кабып куеп, ашказанына “хәбәр” җибәрергә генә куша белгечләр.
Кайнар ашлар
Салкын көннәрдә кайнар ашлар – иң яхшы җылыткыч чара. Аеруча яшелчәле ашларга өстенлек бирергә кирәк. Салкында итле, балыклы ашлар бөтен кешегә дә ярамый, ашкайнату системасына авырлык килә. Ашказаны чирләре белән авырмаучылар гына майлы шулпа ашый ала. Салкын көннәрдә ашта бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендер кебек яшелчәләр булса яхшы. Токмачлы, ярмалы ашлар да ашарга була.
Икенчегә ни әзерләргә?
Салкын көннәрдә ризык әзерләгәндә төрле тәмләткечләргә өстенлек бирегез. Кызган ризыклар түгел, парда пешкәннәрен ашарга кирк. Беренчегә дип әзерләнгән ризык туклыклы, шул ук вакытта авыр булмаска тиеш. Икенче ризыкларның тәмен үзгәртер өчен төрле тәмләткечләр – суган, петрушка, бөтнек кулланыгыз. Тәмләткечләрдән имбир, канәфер, кардамон, борычка өстенлек бирсәң яхшы. Тиз әзерләнә торган ризыклардан, ысланган, артык майлы азыктан баш тартып торыгыз. Кышның салкын көннәрендә 3-4 тапкырдан да ким ашарга ярамый.
Тәм-том
Һава температурасы төшкән вакытта, төрле пироглар, җиңелчә тортлар, пешкән җиләк-җимеш, белен, коймак, баллы салатлар, хуш исле чәй, каһвә, какао белән сыйланырга кирәк. Банан, алма, груша ише баллы җиләк- җимеш ашагыз. Ә менә цитруслы җиләк-җимешләр, витаминнарга бай булса да, организмны туңдыра торган үзлеккә ия икән. Аларны сок итеп кулланырга яки башка җиләк-җимешләр белән бергә ашарга кирәк. Салкында кара чәйгә өстенлек бирегез. Чәйгә мелисса, ромашка, юкә чәчәге салырга була.
“Авырмас өчен 101 киңәш”
газетасыннан.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев