Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөрес тукланыгыз!

Дөрес туклану сәламәтлекне саклауга ярдәм итә, организмның әйләнә-тирә мохиттәге зарарлы факторларга каршы торучанлыгын арттыра, физик һәм акыл эшчәнлеген яхшырта.

 Дөрес туклануның төп нигезе булып өч принцип тора: 
- ризык белән кергән энергиянең кеше тарафыннан сарыф ителгәне белән бертигез булуы; 
- азык матдәләренең сан, күләм ягыннан организмның ихтыяҗын канәгатьләндерүе; 
- режим белән туклану. 
Симерү белән интегүче яки аңа сәләтле кеше түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тиеш: 
- көненә 4-5 мәртәбә күп күләмдә, калориягә бай булмаган ризыклар ашагыз (яшелчәләр, баллы булмаган җиләк-җимеш, балык, сөт һәм сөт продуктлары, йомырка, майсыз ит). Ашыкмыйча, озаклап чәйнәгез; 
- төрле тәмләткечләр, тозлы, камыр һәм кондитер эшләнмәләре, спиртлы эчемлекләр кулланмагыз; 
- ризык әзерләү өчен үсемлек майларын файдаланыгыз; 
- түбән калорияле, витаминнарга һәм минераль тозларга бай булган арыш ипие (50-100 грамм) белән чикләнегез; 
- ризыкларны төрләндерегез; 
- пепси-кола, фанта, лимонад кебек балландырылган эчемлекләрдән тулысынча баш тартыгыз; 
- шикәрне бик аз күләмдә кулланыгыз. Аның тешләрне бозу сыйфаты күпләргә билгеле булса да, организмның шикәрне эшкәрткәндә В1, В2 витаминнарын сарыф итүен бик азлар белә. Көненә 4 кисәк шикәр куллану да җитә; 
- тоз куллануны да чикләгез. Аның күләме көнененә 10-12 граммнан да артмасын. Моңа ашамлыкларда булган тозның күләме дә керә. Тоздан баш тарта алмыйсыз икән, аны соя соусы белән алыштырыгыз; 
- азыкны билгеле бер күләмдә кабул итәргә кирәк: артык күп тә, тамак туймаслык та булмасын. Тамак туймау хисе тән авырлыгын нормага салуга комачаулык итә; 
- ризык кабул иткәннән соң ял итмәгез. Кичке ашыгызны бик соң ашамаска тырышыгыз. Йоклар алдыннан бер стакан сөт яки кефир эчегез; 
- кичке аштан соң аз гына саф һавада йөреп керү бик файдалы булачак; 
- атнага бер тапкыр булса да авырлыгыгызны контрольдә тотыгыз; 
- атнасына бер-ике тапкыр ашауны киметү көннәре үткәрегез.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев