Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөньядагы иң зур халыкара аэропорт Истанбулда төзелә

Төркиянең яңа аэропорты елына 200 миллион юлчыга, тәүлегенә 3 мең 500 очкычка хезмәт күрсәтәчәк. 09:22 (Истанбул, 15 апрель, "Татар-информ", Рушания Алтай). Дөньяның иң зур халыкара аэропорты Истанбулда төзелә. Яңа аэропорт тәүлегенә 3 мең 500 очкычка хезмәт күрсәтәчәк. Бу турыда чит ил журналистлары белән очрашуда Төркия транспорт, диңгезчелек һәм коммуникация министры...

Төркиянең яңа аэропорты елына 200 миллион юлчыга, тәүлегенә 3 мең 500 очкычка хезмәт күрсәтәчәк. 09:22 (Истанбул, 15 апрель, "Татар-информ", Рушания Алтай). Дөньяның иң зур халыкара аэропорты Истанбулда төзелә. Яңа аэропорт тәүлегенә 3 мең 500 очкычка хезмәт күрсәтәчәк. Бу турыда чит ил журналистлары белән очрашуда Төркия транспорт, диңгезчелек һәм коммуникация министры Әхмәт Арслан хәбәр итте. 80 миллион квадрат метр мәйданга корылган һава аланына 10,5 милллиард евро күләмендә инвестиция салынган. Анда озынлыгы 3 мең 750 метр, киңлеге 60 метр булган алты очыш полосасы, 143 күчеш күпере булачак, аларга берьюлы 114 очкыч якын килә алачак. Аэропорт мәйданында барлыгы 454 очкыч парк урыны, 120 бина, аларда 6 мең 200 бүлмә, 300дән артык лифт, 9 мең күзәтү камерасы, барлыгы 42 км озынлыгында багаж конвейрларлы планлаштырылган. Шулай ук кунакханәләр, 70 мең автомобиль сыйдырышлы ачык һәм ябулы автопарклар, ресторан-кафелар, банклар, сәүдә нокталары дә халык хезмәтенә тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев