Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөнья чемпионаты: Хәерле сәгатьтә!

Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышларына старт бирелде. Чемпионатның рәсми ачылышы кичке сәгатьләргә билгеләнсә дә, бүген 15:00 сәгатьтә ир-ат спортчылар 1 метрлы трамплиннан суга сикерүдә көч сынаша башлады. Чемпионатны тамаша кылырга теләүчеләр сәгатьләп арта. Бүгенгә 200 меңгә якын билет сатылган инде. "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" оешмасы генераль директоры...

Аллаһының рәхмәте, кояш чыкты!

Моннан берничә көн матбугат хезмәткәрләре белән очрашканда Азат әфәнде уенын-чынын бергә кушып: "Яхшы һава торышы сорап, дога кылыгыз", - дигән иде. Журналистлар арасында догада булучылар күп булдымы, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте - Казанда һава торышы рәтләнеп килә. Инде хәзер билетлар сатылуын, Россия спортчыларының уңышлы чыгышын гына теләргә кала. Казанның чемпионатка әзерлек мәсьәләсендә башкача җитешсезлекләр күренми.

- Озак әзерләнгән көн килеп җитте. Инде ярышларны рәхәтләнеп тамаша кылырга гына калды. Казанда спорт чараларына йөрү, күңел ачу, ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылды, - дип башлады сүзен Азат Кадыйров. - Ялларның күңелле булуы хәзер үзебездән тора.



Ә бу мәсьәләдә кытыршы яклар бар икән әле. Шушы көннәрдә "Татнефть-Арена" боз сараенда узган өйрәнүләрдән чыгып әйтергә була. Спорт корылмаларына килгән тамашачылар үзләре белән кирәкмәс әйберләрне күп алып килә икән. Алар арасында газ яндыргычы, зур савытта сыеклык, хәтта кайчы кыстырып килүчеләр дә бар икән. Билгеле инде, бу тикшерү өчен җаваплы хезмәткәрләрнең эшен арттыра, тамашага керү юлында тоткарлыклар хасил итә.

- Хатын-кызларга бизәнү кирәк-ярагы да алып керергә ярамыймы? - дип сорап куючылар булды.

- Кирәкмәгән әйбер алып килмәсә, тамашачының үзенә үк җиңел була бит, - диде Азат Кадыйров. - Мондый таләпләр тамашачылар куркынычсызлыгы, бернинди борчусыз трибунада утыруы өчен кирәк. Спорт корылмаларында тамак ялгарга да мөмкинлек бар, тәмәке тартырга ярамагач, газ яндыргычының да кирәге юк. Кемгәдер табиблар күрсәтмәсе буенча дару препаратлары куллану кирәк икән, даруларыгыз белән бергә шул хактагы белешмәне кыстырып килү дә комачау итмәс. Шул вакытта спорт корылмаларына тизрәк кереп, ярышларга кадәр ял итеп алырга да өлгерер.

Хай-дайвингка да билетлар бар әле

Бу көнгә сатылган билетлар саны 200 меңгә якынлашып килә. Бу экваторга да күп калмаган, дигән сүз. Сорау зур булган сорт төреннән саналучы хай-дайвингка, данәләп кенә исәпләнсә дә билетлар калган. Синхрон йөзүгә шулай ук кызыксыну зур икән. Ә менә су тубы ярышларының беренчел уеннарына билетлар аз сатылган. Ә Россия җыелмасы матчларына билетлар сатылып беткән.

- Аның каравы белдерүләр сайтында ярышларның ачылышына 30ар мең сумлык билет сатучылар бар, - дип сүз каттылар Азат Кадыйровка. - Бу хакта ишеттегезме?

- Әлеге мәгълүматның дөреслеген, билетларның алыпсатарлар кулына ничек килеп керүе һәм башка шуңа бәйле сорауларны ачыклау белән хокук сагындагылар шөгыльләнә. Алыпсатарлар белән нишләргәме? Базарда сорау булган кебек, алыпсатарлар да акча эшләп калырга ашыга. Андый очракта алардан билетны сатып алучылар, алмаучылар һәм игътибар итмәүчеләр була. Тамашачылар ниндидер сайтлардан билет сатып алганчы, кассаларга, интернет аша рәсми сайтларга тукталсын иде. Бүген "Казан Арена" стадионында гына да 26 касса эшли. Моннан тыш алар метро станцияләрендә, сәүдә үзәкләрендә, почта бүлекләрендә дә бар.

Сүз уңаеннан: бүген ачылыш тантанасына Россия Президенты Владимир Путин килсә, чемпионатның ябылышына чираттагы уеннар 2017 елда Будапештта узганлыктан Венгрия Премьер-министрының да килүе көтелә. Аңа "иптәшкә" Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевны да чакырганнар.

Материал http://intertat.ru/ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев