Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт пенсия фондындагы пенсия тупланмасын дәүләтнеке булмаган фондка күчерергә кирәкме?

Сез дәүләткә ышанасызмы яки шәхси компаниягәме – үзегез карар кабул итәргә тиешсез.

“Соңгы араларда миннән банкта, иминиятләштерү компанияләрендә, башка җәмәгать урыннарда берничә тапкыр пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерүемне сорадылар. Үзләрен Россия пенсия фонды хезмәткәрләре дип тәкъдим итеп, инде өйгә дә килделәр. Һәм алар “Әгәр дә сез үзегезнең пенсия тупланмагызны дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчермисез икән, киләсе елдан аны дүләт үзенә алачак һәм пенсионерларга пенсия түләүгә тотачак”, диләр. Бу хәбәр дөресме, дәүләт пенсия фондындагы пенсия тупланмасын дәүләтнеке булмаган фондка күчерергә кирәкме?”

 

Әлеге сорауга пенсия фондының район бүлегеннән түбәндәге җавапны бирделәр:

– Сезнең пенсия тупланмаларыгызны дәүләт үзенә алмый һәм пенсионерларга таратмый. Пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерү буенча бернинди таләпләр дә юк. Сезнең пенсия тупланмагыз кайда җыелуына карамастан (Россия пенсия фондымы яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондымы), тупланмалар инвестицияләнә һәм Сез пенсиягә чыкканнан соң түләнәчәк.

Пенсия тупланмагызны дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерү- күчермәү – ул сезнең хокукыгыз. Сез дәүләткә ышанасызмы яки шәхси компаниягәме – үзегез карар кабул итәргә тиешсез. Шулай да пенсия тупланмагызны дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерергә уйлагансыз икән, әлеге фондка карата максималь җаваплылык белән карагыз. Кредит рәсмиләштергәндә, кәрәзле телефон алганда ниндидер документларга кул куйгандагы кебек түгел, ә аңлы рәвештә сайлау ясарга кирәк. Шунысын да онытмагыз: пенсия фондларын еш (кимендә 5 ел саен) алыштырасыз икән, сезнең инвестиция керемнәрегез исәпкә алынмыйча күчәчәк. Бу сезнең өчен отышлы түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев