Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дилбәр ничек паспортлы булды? Беренче пенсиясен 67 яшендә генә алган райондашыбыз турында

Яңа Сәет авылында яшәүче Дилбәр Абдуллинга – 67 яшь. Нәрсәсе белән үзенчәлекле соң ул диярсез. Үзенчәлеге бар икән шул! Ир-атлар бу яшьтә инде җиде ел дәвамында пенсия алулары белән мактансалар, Дилбәр абыйга беренче пенсиясен алу бәхете 2018 нче елның май аенда гына елмайды.

       Ник дигәндә, райондашыбызның паспорты булмау пенсия алу вакытын шулай чикереп килде. 
       Армия хезмәтеннән соң, Свердловск шәһәренә акча эшләргә киткән Дилбәр абый поездда бөтен документларын югалта. Паспорты да, туу турындагы таныклыгы да, хезмәт кенәгәсе дә, хәрби билеты да, өй документлары да юкка чыга. Эзләүләр, игъланнар бирүләр дә файдасыз була. Күпмедер вакыт эшләп, Мөслимгә кайта егет. Бу вакытта аңа 32 яшь була. Паспорт алырга дип йөрүләре файдасыз була. Әллә авырыксынып, әллә башка сәбәп белән кул селти ул бу эшкә. Авылда көтү көтеп, төрле эштә хезмәт куеп яши шулай. Беркайда да теркәлмәгән, паспортсыз-нисез, бернинди документларсыз 35 ел гомер итүе генә аптырашта калдыра. Документың юк дип тормыйлар, үзара салым өчен дә, коммуналь хезмәтләр өчен дә түләү кәгазьләрен китереп торалар. Бөтенроссия халык санын алганда да җан исәбенә кертелгән. Авыл җирендә бит әле аның эше дә юк. Мөслимдә яшәүче бертуганы Фәнис абый булмаса, Дилбәр абыйның язмышы бөтенләй икенче борылыш алыр иде бәлки. Мөслим-Яңа Сәет арасы 25 км булуга карамастан, атнасына берничә мәртәбә энесенең хәлен белергә, ашарга ризыгын, көнкүреш кирәк-яракларын илтергә бара. Бу шулай әле бик озак еллар, Фәнис абыйның күзе йомылганчы дәвам итәр иде. Әгәр... Фәнис абый очраклы рәвештә генә 67 яшьлек туганының, паспорты булмау сәбәпле, пенсия ала алмавы турында безгә сөйләмәсә. 
      – Инде йөреп-йөреп карадым да, туеп туктадым. Паспорт өстәленә бару файдасыз. “Элеккеге паспорты турында мәгълүматлар кирәк, ансыз яңа паспорт бирү мөмкин түгел!” дип бордылар да чыгардылар, бордылар да чыгардылар, – ди Фәнис Абдуллин. 
       Без, журналистлар – әрсез һәм үҗәт халык. Ничек инде, паспорт алып булмасын?! Шул уй белән эшкә керештек. Районның паспорт өстәле җитәкчесе Роза Маракина Дилбәр абыйга паспорт алыр өчен иске паспорт үрнәге кирәк булуын әйтте. Ләкин аны каян аласың?! Бәлкем, туу турындагы таныклык белән берәр нәрсә хәл итеп булыр дип, районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенә – ЗАГСка юл тоттык. Бүлектә вакытлыча җитәкче вазыйфаларын башкаручы Диләрә безгә туу турындагы таныклык бары тик паспорт белән генә бирелә диде. Менә сиңа мә! Эт – эткә, эт койрыкка булып чыга түгелме соң? Сумалага баскан карга кебек: башын алса – койрыгы, койрыгын алса, башы ябыша. Исәнсеф авыл җирлегеннән Дилбәр Абдуллинның туган авылында 59 ел яшәвен исбат иткән белешмә нигезендә без аңа туу турындагы таныклыкны алу бәхетенә ирештек. Бу 2017 елның декабрь ае иде. Яңа елда пенсия алырмын дип сөенгән Дилбәр абыйның өметләре генә акланмады. Таныклык нигезендә генә паспортны тагын алып булмады. Йөреп-йөреп арыгач, Дилбәр абый, зарын белдереп, район прокуратурасына гариза язды. Бездә бит өстән куркытмасалар, хәрәкәт туктап тора. Паспорт өстәле начальнигы Роза Маракина, Дилбәр абыйның элек кайдан паспорт алуын белешеп, Түбән Кама шәһәрендә дә булып кайтты. Эзләмәгән җир, кермәгән урын калмады. Нигәдер, паспорт алу вакыты һаман чикерелеп килде. Инде 2018 елның гыйнвар, февраль айлары да үтеп китте. Шәхесен таныту өчен судта да булды Дилбәр Абдуллин. Март аенда аның нәкъ менә “валлаһи, билләһи, Дилбәр булуы, Иске Сәет авылында яшәүче ир-ат” икәне да расланды. Суд карары, ниһаять, бер айдан соң үз көченә керде. Паспорт өстәле хезмәткәрләре, райондашыбызның кулын кысып, паспорт тапшырды. 
      “Көтелгән пенсия булды” дип, иртәрәк сөенгән икән Дилбәр абый. Паспортта яшәү урыны турындагы мәгълүматны язу өчен, ягъни, пропискага керү өчен өй документлары кирәк! Ә алар 35 ел элек поездда юкка чыккан иде, ләбаса! 
       Дилбәр абый, “Их!” дип авыр көрсенде дә, урамга чыгып тәмәкесен кабызды. Йөреп-йөреп тә мәшәкате кимемәгән әлеге эшнең азагы булмасын аңлап, “Китим, булмаса, кайтып”, – диде.
       Бертуганы Фәнис абый аны вакытлыча үзенә яшәргә кертте. Ник дигәндә, Иске Сәет авылындагы йортына пропискага керү өчен Дилбәр абыйга өй документларын яңадан торгызырга, әти-әнисенең үлү турындагы таныклыкларын ясатырга, алардан соң калган йортны мираска алу турындагы эшләрне башкарырга, кабат суд юлын таптарга, кимендә тагын өч-дүрт ай көтәргә һәм фәлән мең сум акча чыгарырга туры киләчәк иде. Ә Дилбәр абый бу кәгазь “волокитасы”ннан туепмы туйды! Паспортындагы вакытлыча яшәргә керүе турындагы мөһер дә булышмады. Кечкенә сабыйга кәнфит биреп, аны кире тартып алган кебек булды инде бу. Районның Пенсия фонды хезмәткәрләре пенсия алу өчен даими яшәү урыны кирәк булуын белдерде. Әлеге хәлдән чыгу юлы булуын аңлаткач, Дилбәр абыйның күзләренә яшьләр тулды. Тагын ярдәмгә Фәнис абыйсы килде. Энесен үз йортына даими яшәргә кертте. Һәм, ниһаять! Көтелгән пенсия май аеннан билгеләнде дигән шатлыклы хәбәр җиткерделәр райондашыбызга. Шулай итеп, Дилбәр абый быел беренче пенсиясен алачак. Күпме юл таптап, нервы туздырып, җиде елдан соң гына кулына пенсия алу бәхетенә ирешәчәк ул! Мин аның өчен ихлас сөендем. Дилбәр абый үзе: “Әле кулыма алып карамыйча, барыбер ышанмыйм”, – ди. 
Инде Ходай гомерен биреп, алган акчасының рәхәтен күреп яшәргә язсын берүк!
      Нигәдер кеше кадере булмаган, һәр нәрсәне акча һәм танышлыклар хәл иткән заманага ачу да килә кайчак. “Без бумажки ты никто, без бумажки – ты букашка!” дигән сүзләрнең хаклыгына ныграк төшенәсең. Ярый әле, кемнәрдер усаллыгы, әрсезлеге белән үзенә тиеш булмаганны да талап ала. Ә менә Дилбәр абый кебек юашлар тиешлене дә ала алмыйча күләгәдә яши. Аның кебекләрне яклау өчен законның үзен дә якларга кирәк бугай...
       Лилия Шәймиева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев