Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Диңгезләр кичеп кайтты

Мөслим егете Илназ Димөхәмәтов, хәрби хезмәтен үтәп, узган атнада туган йортына әйләнеп кайтты. Көч-куәт ташып торган Илназны күреп, бик күп кызларның башы әйләнер, мөгаен! 

Мөслим гимназиясен тәмамлагач, Казан энергетика техникумына укырга керә райондашыбыз. Техникумны тәмамлагач, Казан энергетика университетының өченче курсына укырга керә. Бер елдан соң Илназ үз теләге белән армиягә китә.
– Илназ, академик ял алып, хәрби хезмәткә барырга булды. Югыйсә, укуын дәвам итсә дә була иде. Безнең иминлекне Илназ кебек егетләр саклаганда, тыныч йокларга була. Хезмәт иткәндә ул тырышлыгы, хәрби әзерлек буенча югары күрсәткечләргә ия булуы, инициативалы булуы белән аерылып торды. Үрнәк хәрби дисциплинасы өчен һәм бурычларны үтәү нәтиҗәләре буенча 49254нче санлы хәрби часть командирының Мактау грамотасына лаек булды,– ди хәрби хезмәткә чакыру буенча комиссия рәисе Илшат Яббаров.
Егет Владивостокта, хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Россия Президентының хәрби боерыгы белән ике мәртәбә Һиндстанга барырга туры килә аңа. 
– Панаманың “New Diamond” дип аталучы танкеры Һиндстан океанында йөзгәндә “Бәла бар” дип сигнал җибәргән. Аңа ярдәмгә Тын океан флотының Россия хәрби кораблары – “Адмирал Трибунц” корабле, “Борис Бутома” диңгез танкеры юл тота. Безне – 360 кешелек тулы экипажны үз эченә алган “Адмирал Виноградов” кораблен дә җибәрделәр. Кувейттан Индиягә юл тоткан кораб Шри-Ланкадан ерак түгел иде. Диңгез матур булса да, бәла-казалар көтеп кенә тора. Авыр хәлдә калганнарга ярдәм итә алуыбызга сөендем, – ди Илназ.
“Адмирал Виноградов” корабле командованиесе Илназның әти-әнисенә Рәхмәт хаты да җибәргән. Анда мондый юллар бар: “Хөрмәтле Рәфил Марс улы һәм Гөлназ Җәүдәт кызы! “Адмирал Виноградов” корабле командованиесе сезгә Илназ кебек ул үстергәнегез өчен рәхмәт белдерә. Намуслы, эшсөяр, өлкәннәргә ихтирамлы егет хезмәт итү вакытында үзен дисциплиналы, намуслы хәрби хезмәткәр итеп танытты. Командир һәм җитәкчеләрнең боерыкларын үз вакытында һәм төгәл башкаруы белән аерылып торды. Сез яхшы ул гына түгел, Ватаныбызның лаеклы сакчысын үстергәнсез!”
Әти-әни өчен мондый рәхмәт хатлары алу, кадерләп үстергән баласы турында җылы сүзләр ишетүдән дә зуррак бәхет юктыр.
Илназ хәрби хезмәтен үткәндә корабльдәге барлык чараларда да актив катнаша. Шахмат уйнау буенча аңа тиңнәр булмый. Әлеге уенда үзенчәлекле алымнар белән җиңеп, ике мәртәбә Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
– Һәрбер егет армия мәктәбен узарга тиеш. Олы улыбыз Раил Рязань шәһәрендә һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән иде. Илназ да армиягә үзе теләп китте. Инде шөкер, исән-сау әйләнеп кайтты. Баласы хәрби хезмәт үткән һәрбер әти-әни улы хезмәтен үтәп кайтканчы ел дәвамында борчылып-уйланып яши. Һәрбер әти-әнигә баласын исән-имин каршы алырга язсын! – ди Гөлназ.
Илназ алга таба укуын дәвам итәргә уйлый. Бүгенге көндә ул якыннары янәшәсендә рәхәт мизгелләр кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев