Дөге — туклыклы ризык
Кытайлылар дөге ризыгын бөтенләй тозламыйлар. Аларның фикеренчә, тоз дөгенең табигый исен һәм тәмен бетерә.
Пешерер алдыннан үсемлек маенда кыздырылган дөге тәмлерәк була. Аңа туралган суган һәм сарымсак кушарга да мөмкин.
Дөге ак булып пешсен дисәгез, суга берничә тамчы лимон согы яисә лимон кислотасы өстәгез.
Пешкән дөгене сөзгечкә салып парда җылыту кулай. Майда кыздырылган дөге дә тәмле була.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев