Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дельфиннан да җитезләр

Районның йөзү буенча җыелма командасы Мамадыш шәһәрендә узган “Күңелле дельфин” ярышларында катнашты. Бәйгедә Алабуга һәм Мамадыш шәһәрләреннән һәм Мөслим районыннан 140тан артык спортчы катнашты.

2012 елгы һәм аннан кечерәк малайлар арасында Айзат Галимҗанов ирекле стиль белән 50 метрга йөзүдә – икенче, аркада 25 метрга йөзүдә өченче урынга лаек булды. Кызлар арасында Ләйлә Баһауова – ирекле стиль белән (50 м), Әминә Хафизова аркада (50 м) йөзүдә өченче урынны алдылар. 
100 метрлы дистанциядә узышкан 2008-2009 елгы үсмерләр дә сынатмады. Ирекле стиль белән йөзүдә Динар Шәфигуллин, Әмир Фатыйхов, Айзат Харисов призлы урыннарны бүлештеләр. 50 метрга брасс белән йөзүдә финишка Динар Шәфигуллин – икенче, Нурислам Мотыйгуллин өченче булып килде. 
Әмирә Шәйхразиева 11-12 яшьлекләр арасында 50 метрга брасс белән йөзүдә барыннан да җитез булды, Регина Ибраһимова өченче урынны алды. 100 метрга ирекле стильдә йөзүдә Әмирә – икенче, Зәринә Нуретдинова өченче урынны яулады. 2006-2007 елгы кызлар арасында Динә Әмирова барысын да уздырды. Ул ике төрле стильдә дистанцияне беренче килде. Аделина Шәймөхәммәтова – ирекле стильдә, Алсу Сабитова брасс белән йөзүдә өченче урынны алды. 
Эстафета узышында безнекеләр аеруча матур нәтиҗәләр күрсәтте. Малайлар арасында 4х50 метрлы дистанциягә узышта “Мөслим-1” командасы беренче урынны яулады. “Мөслим-2” командасы йөзүчеләре икенче булды. Кызлар арасында да “Мөслим-1” командасына тиңнәр булмады. “Мөслим-2” кызлары почет пьедесталының өченче баскычына күтәрелде. Йөзүчеләрнең тренерлары – Алмаз Дәүләтшин, Фәрхәд Хәбибуллин, Алмас Латыйпов. 
Әльфинур Ногманова.

Фото – спорт мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев