Әдәби сәгать үтте
Чара барышында әлеге дәфтәрдән: «Кичер, Ватаным», «Аерылышу», «Таш капчык», «Батырлык турында» дигән шигырьләр укылды.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Үзәк китапханә» хезмәткәре Вафина Г.З. Мөслим лицееның 10-11нче сыйныф укучылары өчен бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан «Жизнь моя песней звенела в народе» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Презентация ярдәмендә китапханәче балаларга шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышында катнашуы, әсирлектә антифашистлык эшчәнлеге турында сөйләде һәм «Моабит дәфтәре»тарихына җентекләп тукталдылар. "Моабит дәфтәре" дөньяның 60 тан артык теленә тәрҗемә ителгән. Чара барышында әлеге дәфтәрдән: «Кичер, Ватаным», «Аерылышу», «Таш капчык», «Батырлык турында» дигән шигырьләр укылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев