Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Данис Зарипов улы белән бер командада уйнарга хыяллана

Данис Зариповның улы Канададан кайтты һәм Яшьләр хоккей лигасында «Ирбис» командасы өчен уйный.

Казанның «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов улы Артур КХЛ дәрәҗәсенә кадәр тизрәк үсеп җитәр һәм алар бергә уйнар дип өметләнә. Бу хакта хоккейчы  әйтте. 
"Мин династияләргә бик яхшы карыйм һәм Артур аны дәвам итсә, бик шат булам, әгәр дә профессиональ командада бер уенда уйнарга өлгерсәк, тагын да күбрәк шат булачакмын", — дип билгеләп үтте хоккейчы. 
Зарипов улы катнашындагы матчларны һәрвакыт каравын сөйләде. 
«Мин аның беренче уенында булдым: өченче период миңа ошады, ике периодта ул "йөзде", әле самолетта булгандыр, мөгаен. Мин адаптациягә вакыт кирәк булачагын аңлыйм", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев