"ДАМСКИЕ ПАЛЬЧИКИ" ТОРТЫ (РЕЦЕПТ)
Камыр өчен: 1,5 ст су, 180 гр маргарин яки атланмай, бер чеметем тоз, 1,5 стакан он, 5 йомырка.
Крем өчен: кибет каймагы, шикәр комы.
Суга 180 грамм маргарин яки атланмай салырга, бер чеметем тоз салып кайнатырга куярга, май эреп беткәч, газ өстендә тиз арада гына 1,5 стакан он салып яхшылап тугларга. Газдан алып, массаны азрак суытырга, 5 йомырканы берәмләп салып болгатырга.
Кондитер капчыгына яки пакетка массаны салырга, пергамент кәгазь җәелгән табага салып чыгарга.170-180 градуска кадәр кызган мичтә пешерергә.
Аннары тәлинкәгә өяргә, крем салырга, өстенә шоколад уарга мөмкин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев