«Дакар» узышы вакытында тамашачылар «КАМАЗ-Мастер " йөк машиналарында ТАССРның 100 еллыгы символикасын күрәчәкләр
Логотип машинаның алгы панеленә төшереләчәк
«Дакар-2020» раллиенда катнашучы «КАМАЗ-Мастер» командасы ТАССРның 100 еллыгы логотибы төшерелгән йөк машиналарында бара. Символика йөк машиналарының алгы панельләренә төшерелгән. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә «КАМАЗ-Мастер» Согуд Гарәбстанына китте. Татарстан командасы узышка "КамАЗ-43509" спорт йөк машинасы чыгарачак. Узыш 5 гыйнварда Җиддә шәһәрендә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев