“Дача амнистиясе” озайтылды
Татарстан Республикасы Росреестр идарәсенең Мөслим һәм Сарман районнары буенча муниципальара бүлеге җитәкчесе Марс Баһауов белән әңгәмәбез бу өлкәдә соңгы елларда барган үзгәрешләр турында.
– Марс Рәисович, Росреестр системасында барган структур үзгәрешләр һәм хезмәт күрсәтүдәге яңалыклар белән таныштырсагыз иде.
– 2020нче елның 1 мартында Мөслим һәм Сарман районнарындагы бүлекләрне кушу нәтиҗәсендә бер бүлек булдырылды. Бездә халыкка хезмәт күрсәтү өчен бөтен уңайлыклар да бар. Бүлек составында 6 белгеч исәпләнә. Аларның икесенә күчемсез милеккә дәүләт теркәве үткәрү вазыйфасы йөкләнгән. Алардан тыш бер дәүләт инспекторы һәм өч белгечебез бар.
Узган ел безгә күптән көтелгән яңалыклар алып килде. Төгәлрәк әйткәндә, 2020нче елның 16 сентябреннән Татарстан Республикасы Росреестр идарәсе, шул исәптән безнең бүлек тә “Бердәм күчемсез милек” Федераль дәүләт мәгълүмат системасына кушылды. Бүген Россия буенча барлык күчемсез милеккә әлеге программада теркәү үткәрелә. Киләчәктә һәрбер күпфункцияле үзәктә башка регионнарда урнашкан күчемсез милек белән дә теркәү үткәреп булыр дип көтелә.
“Бердәм күчемсез милекне теркәү турында”гы 218нче санлы федераль законга 2018 елның августында да үзгәрешлер кертелгән иде. Аның нигезендә шәхси йортларны теркәү һәм исәпкә кую буенча электрон формада мөрәҗәгать итү районнарның җирле үзидарә органнарына йөкләнде. 2020нче елның 8 декабрендә кабул ителгән 404нче санлы федераль закон нигезендә халык телендә “дача амнистиясе” дип йөртелгән канун озайтылды.
– “Дача амнистиясе” гражданнарга нәрсә бирә соң?
– Безнең илдә “дача амнистиясе” 2006 елдан бирле гамәлдә. Аның нигезендә торак йорт, дача, бакча йорты, мунча, гараж һ.б. өчен хокукларны рәсмиләштерү кагыйдәләре гадиләштерелгән иде. Гражданнар торак яки бакча йортларына хокукларын гадиләштерелгән тәртиптә 2026нче елның 1 мартына кадәр терки алачак. Шулай ук шәхси торак төзелеше өчен җир участокларында урнашкан торак һәм бакча йортлары төзелешен башлау яки шәхси ярдәмче участокларда төзелеш баруын хәбәр итү процедурасы аша гына башкару тагын биш елга озайтылды. Бу төзелеш эшләре 2018нче елның 4 августыннан соң башланган биналарга кагыла.
Бүгенге көндә гражданнар, техник планнарын декларация нигезендә төзеп, шәхси йортларны гадиләштерелгән формада теркәү һәм исәпкә кую буенча күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә алалар. Шулай ук җирле үзидарә органнары аша мөрәҗәгать итү дә үз көчендә калды. Аерым шуны искәртеп үтәсе: “дачная амнистия” төзелеш башлау өчен рөхсәт документларын алуны инкарь итми.
– Марс Рәисович, төп эш юнәлешләренә килгәндә, тагын нинди хезмәтләр башкарасыз?
– Билгеле булганча, шәхси йортларга, гражданнар файдалануында булган җир кишәрлекләренә һәм авыл хуҗалыгы җирләренә хокук теркәве үткәрәбез. Ике районның бүлекләре кушылу сәбәпле, дәүләт теркәве Мөслим һәм Сарман районнарының күчемсез милегенә карата үткәрелде. Узган ел безнең бүлек белгечләре тарафыннан барлыгы 7 мең 754 дәүләт теркәве уздырылды. Аның 5 мең 336сы – физик затлар мөрәҗәгате, 414е – юридик затлар, 456сы – җирле үзидарә һәм дәүләт органнары, 1304е – нотариуслар һәм 204е – банклар мөрәҗәгате.
Росреестр – Россиядә кәгазь документларны электрон форматка күчерүгә мохтаж булган иң зур архивларның берсе. Мөслим районында гына да күчемсез милеккә кагылышлы 20 меңнән артык документ саклана. Аларны кабат барлап, электрон форматта гына сакланырга тиешлеләрен аеру, башка дәүләт органнарында булган һәм үзләренең актуальлеген югалткан документларны юк итү буенча да эш алып барыла. Бүгенге көнгә 17 меңнән артык документ тәртипкә китерелде. Бу эшне быел тәмамларбыз, дип уйлыйм.
– Җирләрдән файдалану һәм аларны саклауга контрольлек итү юнәлешендәге эшчәнлегегезгә дә тукталсагыз иде.
– Узган ел 14 гектар җир мәйданында барлыгы 102 тикшерү уздырылды, шуларның 50се – Мөслим районында. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозучыларга Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 7.1 маддәсе буенча (җирне биләп алган яки документларсыз файдаланган өчен) 50 беркетмә төзелде, ун хокук бозучыга 5әр мең сум күләмендә штраф салынды, утызына предписание бирелде. Предписаниеләрнең 26сы үтәлде. Бу юнәлештәге эшчәнлегебез җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы белән дә тыгыз элемтәдә алып барыла. Палата тарафыннан үткәрелгән муниципаль контроль нигезендә барлыгы 14 административ материал кертелде, хокук тәртибен бозучы биш гражданга 5әр мең сумнан штраф салынды, калганнары үзләренең ялгышларын төзәттеләр. Шунысын да әйтергә кирәк: 2020 елдан муниципаль контроль юнәлеше буенча җирле үзидарә органнары тарафыннан төзелгән административ эшләрнең штрафлары – район бюджетына, ә безнең бүлекнеке федераль бюджетка керә.
Күптән көткән яңалыкларның берсе: 2020 елның көзендә РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.8 маддәсенә үзгәрешләр керде. Әлеге үзгәрешләр нигезендә авыл хуҗалыгы категориясендәге җирләрне файдалану һәм саклауга контрольлек итү вәкаләтләре Росреестр идарәсенә тапшырылды.
Сыерлы көнең – сыйлы көнең
Вәрәшбаш авылында аларның йорты иң мәһабәт, таза һәм ныклы булуы белән аерылып тора. Энҗе һәм Тимур Галимовлар – авылда күпләп мал тотучы гаилә. 50 баш мөгезле эре терлекләре бар. Шуларның 17се – савым сыеры.
– 2015 елда, дәүләттән 200 мең сум күләмендә ярдәм алып, үз эшебезне 8 баш сыер белән башлаган идек. Хөкүмәт биргән акчага маллар өчен сарай төзедек. Авылда яшәүчеләр саны елдан-ел кими барганда, дәүләтнең шулай ярдәм итүе бик отышлы дияр идем. Авылда эш, акча юк дип зарланырга яратучыларга шуны гына әйтәсем килә: ял итеп яшәргә күнеккән кеше хезмәт тәмен белә алмый. Элек-электән хезмәт төбе – хөрмәт дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер. Эшләсәң, башкалар алдында да абруең, дәрәҗәң була, – ди Энҗе апа.
Энҗе апа – төп Вәрәшбаш авылы кызы. Тормыш иптәше Тимур Башкортостан якларыннан. Безнең җирлеккә кияү булып килгән ир-егет күптән үзебезнеке инде. Йортларга газ кертү белән шөгыльләнүче останы белмәгән кеше юктыр. “Ит лавкасы” кибете хуҗасы да ул. Бар эштә дә өлгер булган Галимовлар “Дөньялар ничек кенә үзгәрмәсен, кеше мәңгелеккә җир белән бәйләнгән” дигән фикердә.
– Фәнни уңышларга ирешеп, әллә нинди исемнәр алса та, авыл кешесенең кендеге авыл җиренә гомерлеккә береккән инде ул. Авыл халкы элек- электән мал асрап көн күргән. Аллага шөкер, тормыш иптәшем белән өч кыз тәрбияләп үстердек. Алларыннан ите, мае, сөте өзелмәде. Сыерлы көнең – сыйлы көнең, дип әйтергә ярата иде безнең әнкәй. Киләчәктә дә мал санын киметмәскә иде, – ди Тимур абый.
Авылда эш юк дигәннәргә үз эшеңне ачарга, үз хуҗалыгыңны алып барырга кирәк. Физик хезмәттән куркып тормаганнар нәкъ шулай эшли дә!
– Җирлегебездә мал тотучылар да, кул эшләре һәм аш- су осталары да әз түгел. Шәхси эшләрен ачып җибәрүчеләр беркайчан да оттырмый. Республика хөкүмәте дә авылда кече бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә ярдәм күрсәтергә әзер. Галимовлар – эшчән һәм бик тырыш гаилә, – ди Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зинфира Маннапова.
Галимовлар күпләп мал- туар асрау өчен барысын да юнәткән. “Беларусь” тракторлары, бөртекле ашлык комбайннары бар. Үзләренең һәм арендага алынган пай җирләрендә арпа, печән үстерәләр. Чыгымнарны каплау өчен субсидия бүлеп бирелүен дә әйтә гаилә башлыгы. Гаиләгә балалары да ярдәмгә килә. Җәйлектә алар 100әр баш каз да асрый.
– Яшәү ямен авылда, үз эшең белән яшәүдә күрәбез. Инде Ходай сәламәтлектән аермасын. Алга таба да үз көчебез белән тапкан хәләл ризыкны ашап яшәргә язсын! – ди Энҗе апа.
Әлфинур Ногманова.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев