Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Covid-19 каршы чараларны бозу берничә тапкыр артты

Бу хакта ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары-полиция башлыгы Алексей Соколов хәбәр итте.

Соңгы вакытта Татарстанда санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу очраклары кискен арткан. Бу хакта ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары-полиция башлыгы Алексей Соколов хәбәр итте.
Иң күп хокук бозулар сәүдә объектларында, шулай ук җәмәгать транспортында ачыклана. Кагыйдә буларак, анда булган кешеләр битлек киеп йөрми һәм куркынычсыз дистанцияне саклап калу турында оныта. 
«Шул ук вакытта без ачыклаган тәртип бозулар саны берничә тапкыр югарырак. Әгәр ике атна элек без көн саен 200-400 хокук бозу очрагын документлаштырсак, бүген — 500-600. Атна саен судларга 2,5 меңнән артык беркетмә китә», — дип белдерде Соколов.
24 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан территориясендә 95,5 меңнән артык эпидемиология кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Беркетмәләрнең 94% ы судларда каралды инде. Суд карарлары буенча 23 юридик зат һәм шәхси эшмәкәр эшчәнлеге туктатылды. Вазыйфаи затларга 3,4 меңгә якын административ материал төзелде.
Моннан тыш, республикада чит илләрдән кайткан гражданнар тарафыннан антиковид чаралар үтәлешен контрольдә тоту алып барыла. ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары мәгълүматларына караганда, 24,3 меңгә якын татарстанлы авиарейслар белән әйләнеп кайткан. Аларның 80% ы аэропортта ук тикшерү узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев