Чыршы, чыршы, басып торчы Мөслим түрендә!
17 декабрьдә үзәк чыршы утларын кабызды.
Яңа елны һәркем көтеп ала. Шулай да Яңа ел бәйрәмен балалар кебек яратучы, көтүче юктыр. Капчыклап бүләк алып килүче Кыш бабайны ничек көтмисең инде?! Үзәк чыршыда утлар кабынуын да зарыгып көтәбез, чөнки әлеге чара Яңа елга санаулы гына көннәр калуын искәртә.
Үзәк чыршы икенче ел инде район мәдәният йорты каршында урнаштырыла. Узган еллардан аермалы буларак, быел чыршы табигый ылыслар белән дә бизәлде. Үзәк чыршының тимер конструкциясен “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе урнаштырды һәм ылыслар белән бизәде. “Якты Мөслим” оешмасы чыршыны гирляндалар белән бизәде. Яңа ел шәһәрчеген (сәхнә, тау һ.б.) төзү һәм бизәү эшләрендә “Хуҗалык тәэмин итүе” унитар предприятиесе, “МОСТ” җәмгыяте, газ хезмәте һәм политехника техникумы да хезмәт куйды. Үзәк чыршыны бизәү эшләре әле дәвам итә. Яңа ел шәһәрчегенә быел зур экран (монитор) кую да планлаштырыла.
Яңа ел шәһәрчеген ачу тантанасына килгән халыкны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов сәламләде.
– Гаҗәеп матур табигате белән сокландыручы җирлегебезне төзекләндерү юнәлешендә күп эшләр башкарылды, – дип, ул шушы матурлыкны сакларга чакырды. – Туган җиребезнең табигатен, матурлыгын якташыбыз Флүн Вилданов фотосурәтләрдә мәңгеләштерә. Азнакайда яшәсә дә, Флүн абый – Мөслимдә еш кунак, – дип, Азат Әхмәтҗанов, Флүн Вилдановны 60 яше тулу белән котлап, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Бәйрәм бик күңелле үтте. Мәктәп укучылары чыгышыннан соң сәхнәгә кар бабайлар чыкты. Кар бабайлар ах-вах килеп кар көрәгәндә капчык табып алды. Капчык – Кыш бабайныкы, ә капчыктагы Тигрҗан кушаматлы песи Яңа ел булып чыкты! Капчыгы артыннан килеп җиткән Кыш бабай үзәк чыршыдагы утларны кабызды да инде.
Бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте. Балалар тау шуды, атта, понида йөрде. Милли йортларда балаларны да, өлкәннәрне дә тәм-том белән сыйладылар. Олысы- кечесе рәхәтләнеп күңел ачты һәм бәйрәм уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.
Римма Афзалова.
Айрат Фазылов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев