Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп белән хушлаша

Бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Чыгарылыш сыйныф укучылары олы тормыш юлына аяк басалар. Бу көннәрдә районыбызда чыгарылыш кичәләре бара. 25 нче июнь көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында Мөслим урта мәктәп укучыларының чыгарылыш кичәсе үтте.

Залда утырган әти-әниләр олы юлга озатыр алдыннан тагын бер кат балаларын котлап, уңышлар теләделәр. Район башкарма комитетының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов та укучыларга теләкләрен җиткерде.

Кичә, укучылар, укытучылар әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Егет-кызлар бу кичне, 11 ел дәвамында үзләре белән булган вакыйгаларны яктыртып, якыннары белән дә бүлештеләр.

Укучыларның һәркайсы мәктәптә уку дәверендә тупланган белем дәрәҗәсен күрсәтте. Хәзер инде егет-кызларга үз көчләрен, мөмкинлекләрен профессиональ уку йортларында сыныйсы гына калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев