Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чыгарылыш кичәсе

Мөслимдә чыгарылыш класс укучыларын тәбрикләделәр

Кичә “Кояшлы Ык”ның кече амфитеатрында 11 сыйныфларның чыгарылыш кичәсе узды. 18 уку алдынгысына көмеш һәм алтын медальләр тапшырылды. Бердәм дәүләт имтиханында химия фәненнән район тарихында беренче тапкыр 100 балл җыйган Шамил Баянов аерым билгеләп үтелде. Укытучысы Венера Семенова, әти-әнисенә рәхмәтләр белдерелде. Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләде. “68 укучыбызның барысы да имтиханнарын яхшы тапшырып чыкты, борчулар артта калды. Алда сезне җиңүләр көтә. Активистларыбыз, көчле спортсменнарыбыз, артистларыбыз мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына баса. Сезгә алдагы тормышыгызда уңышлар телибез. Без сезнең белән горурланабыз”, – диде Альберт Робертович.

Ләйсән Сабирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чыгарылыш кичәсе Выпускной