Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чүп яндырган гражданнарга штрафлар салыначак

"Бу көннәрдә кешеләр йорт тирәләрендәге чүп-чарны һәм бакчаларындагы бәрәңге сабакларын яндыра.

Мөслим ничә көн инде төтен, ыс исендә утыра. Әлеге зарарлы истән бигрәк тә астма чире белән авыручылар җәфа чигә. Каралты-кура тирәсендә чүп яндыру янгын куркынычын да арттыра, - ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары Рушан Фәрхетдинов. - Халыкны да аңлыйбыз, бәрәңге сабакларын чүп машиналары да алмыйдыр. Прокуратура белән килешенгән хәлдә, район халкына бәрәңге сабакларын яндыру бу атнаның шимбәсендә генә рөхсәт ителә. Чүп-чар торак йортлардан ераграк арада яндырылырга һәм янда чиләк белән су торырга тиеш. Алдагы атнаның дүшәмбесеннән ихаталарында, бакчаларында чүп яндырган гражданнарга саллы гына штрафлар салыначак. Шуның өстенә әле, экологлар да штраф салырга мөмкин. Чүп-чар өеме бу бәягә торамы-юкмы икәнен кеше үзе хәл итсен!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев