Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чит милеккә кул сузган

Мөслим районының 40 яшьлек гражданы, чит кеше милеген урлауда гаепләнеп, хөкем ителде.

Район прокуратурасы Мәлләтамак авылы кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Суд аны РФ Җинаять Кодексының 160 маддәсе 3 пунктында каралган җинаять кылуда (хезмәт урыныннан файдаланып, аңа файдалану өчен ышанып тапшырылган мөлкәтне үзләштерүдә) гаепле дип тапты.

Суд билгеләвенчә, Мәлләттамак авылы кешесе 2018 нче елның 4 июнендә 11.00-12.00 сәгать аралыгында, үзенең эш урынында файдалану өчен ышанып тапшырылган мөлкәтне явыз ният белән үзләштерергә уйлый. Ул чит милекне урлау турындагы җинаятьчел карарын тормышка ашыру өчен үзенең өч хезмәткәрен ялгыш адымга тарта. Алар белән кара металлны кисеп, сату өчен алып чыга. Металл ватыгы төялгән машина гомуми суммасы 29 мең 800 сум булган ломны металл җыю пунктына тапшырган вакытта полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Гаепләнүче үз гаебен таныды. Суд аңа 30000 сум күләмендә штраф түләү турында җәза билгеләде.

Суд карары үз көченә керде.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев